SMI.KAZANOBR.RU

Әдәби марафон

IMG-20181223-WA0026

Яшь педагог, хәерле юл сиңа,
Ак җәймәләр тормыш юлыңда
Һөнәр сайлау-язмыш сайлау, диләр,
Бәхет кошы синең кулыңда.
Синең кулда күпме нәни язмыш,
Күпме күзләр сиңа төбәлгән,
Ышаныч, мәхәббәт өмет итеп
Бар игътибар сиңа юнәлгән.
Ышанычларын син акларсыңмы,
Булырсыңмы киңәш-сердәшче?
Һәммәсе дә тик үзеңнән тора,
Тыңла әле минем киңәшне.
Чык күңелдән ярат балаларны,
Шелтәләмә юкка, рәнҗетмә.
Һәр балага шәхес итеп кара,
Хөрмәт ит син аны ничек тә.
Бар гамәлең синең тәрбияли:
Кылган эшең, килеш-килбәтең,
Хәтта сөйләшүең, көлүең дә,
Йөрешләрең - ни хәл итәсең?
Тырышканнар һәрчак табар диләр,
Кагар диләр ташка кадак та...
Максатчан һәм бик тә тырыш булсаң,
Уңышларың бетмәс санап та.
Вәзилә Чинаева "Үгет - нәсихәт"