SMI.KAZANOBR.RU

Әдәби марафон

 ел

Зур өметләр баглап, эре атлап,
Өр – Яңа ел килә җиремә,
Имин тормыш, куанычлар гына
Алып килче туган илемә!
Яңа елда бары бер зур теләк:
Тыныч булсын һәркем күңеле,
Афәтләр һәм һәлакәтләр белән
Өзелмәсен кеше гомере.
Көчсезләрне, гарип-горабәне
Рәнҗетмәсен адәм баласы;
Миһербанлы булсын бала-чага,
Борчылмасын ата-анасы!
Ходай безгә сабырлыклар бирсен,
Явыз үчләшүләр булмасын,
Күкләр аяз, тормыш бөтен булсын,
Гомер чәчкәләре сулмасын!
Хуш киләсең, әйдә, өр-яңа ел,
Төкле аяк белән уз түрдән!
Барлык хыялларны ашыр чынга-
Өметебез сиңа бик зурдан!
Вәзилә Чинаева “Яңа ел теләкләре”