SMI.KAZANOBR.RU

Әдәби марафон

IMG_7542

Ничә еллар узган, остазларым,
Сезнең янга эшкә килгәнгә.
Ул чагында япь- яшь кызчык идем-
Хәзер инде бәсләр чигәмдә.
Осталыкка, сабыр-тырышлыкка
Остазларым, сездән өйрәндем.
Сез кабызган утны пыскытмадым,
Ялкынланып яндым-сүнмәдем.
Йөрәк җылым йөзләп балаларга
Күчерсәм дә, кырау сукмады.
Сөенәмен, сикәлтәле түгел,
Һәрберсенең тормыш сукмагы.
Борчыламын алар язмышына,
Куанамын изге хәбәргә,
Горурланам, масаямын хәтта
Уңышларын күрсәм әгәр дә.
Оныкларым кебек каршы алам
Балаларын һәр ел мәктәптә.
Остазларым, чын күңелдән әйтәм-
Мин канәгать шушы халәткә.
Мин канәгать шушы язмышымнан,
Башка язмыш миңа кирәкми.
Сезнең юлдан тайпылмыйча атлыйм,
Каршыгызда башым иям мин.