
Әдәби марафон
Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: "Күк йөзен Аллаһы Тәгалә өч нәрсә белән зиннәтләде: кояш, ай, йолдызлар белән. Җир йөзен дәхи өч нәрсә белән зиннәтләде: гыйлеме белән гамәл кыйлгучы галим, хайванат вә җәмадатка (минералларга) шифа биргүче ягъмур вә гадаләтле булгучы падишаһ", - диде. Янә пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: "Галимнәрнең язу яза торган карасы вә һәм шәһидләрнең каны кыямәт көнендә үлчәнер: катибләрнең карасы шәһидләрнең канына бәрабәр килер", - диде.
Вә дәхи һәрбер диннәрдә дүрт нәрсә макталадыр ки: гыйлемлек, заһидлек, изгелек, әманәт. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: "Гыйлем үгрәнмәк Аллаһы Тәгалә каршында изге эштер".
Каюм Насыйри "Фәвакиһел җөләсә" . (Төзүчесе, гарәп графикасында сакланган текстларны гамәлдәге язуга күчерүче - Мәсгуд Гайнетдин)
Белем, китап турында мәкальләр:
Күп укысаң, күп белерсең.
Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.
Күп укыган күп беләр.
Укымаган бер телле, укыган ике телле.
Беләгең белән екканчы,белемең белән ек.
Белем бәхетле итә.
Белемле кеше югалмас.
Белемнең чиге юк.
Китап – тормыш көзгесе.
Аю беләгенә ышана, Адәм белеменә ышана.
Белемдә көч.
Белемлекнең чиге юк.
Белем тәжрибәдән туа.
Белем һәр куркынычны җиңә.
Беләктән белем көчле.
Белем-нур,белмәү-хур.
- Закирова Альмира Ханафиевна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев