SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

IMG_3451

26-28 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2021» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Идел буе районының 16 нчы гимназия базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте. Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Кәримова Алинә Халит кызы (Казан шәһәре Яңа Савин районының «23 нче лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе), Мисалова Гөлия Наил кызы (Казан шәһәре Авиатөзелеш районының “33 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе), Хөснетдинова Гөлзирә Гыйлемхан кызы (Казан шәһәре Идел буе районының “6 нчы гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе), Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмит кызы (Казан шәһәре Вахитов районының “27 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе), Ибатуллин Рәмил Рәшит улы (Казан шәһәре Мәскәү районының "2 нче лицей-интернат" муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе), Нәгыймуллина Ләйлә Рәис кызы (Казан шәһәре Мәскәү районының «Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе), Ибраһимова Лилия Рәшит кызы (Казан шәһәре Совет районының "183 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе), Зарипова Алинә Әнис кызы (Казан шәһәре Совет районының "175 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе) Идел буе районының 16 нчы гимназия һәм 150 нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес, сыйныф сәгате күрсәттеләр; дәресләренә, сыйныф сәгатьләренә үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант мастер-класс уздырды. Шулай ук конкурста катнашучыларның шәхси сайты һәм блогы, сайтта яктыртылган эш тәҗрибәсе жюри тарафыннан бәяләнде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.
Бәйге Идел буе районының 16 нчы гимназиясендә (директоры Хәлимова Г.М.) югары әзерлек белән үтте. Гимназия администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар. Конкурсның уңышлы узуында Идел буе районы 150 нче урта гомуми белем мәктәбенең дә (директоры Щербинина О.И..) роле зур булды.
Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәисе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, шул ук кафедраның өлкән укытучысы, дәреслекләр авторы Һадиева Гөлнара Васыйл кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы ассызыклап әйтеп уздылар.