Максат: 5 кадәр тәртип буенча санау, микъдар саннарыннан дөрес файдалану.
Предметларның ике төркемен чагыштырырга өйрәтү һәм исәпләүләр
нигезендә микъдар саны тигез булу ( тигез булмау) турындагы күз-
аллауларын формалаштыру.
Геометрик фигураларны ныгыту.
Тәүлекнең бүленешләрен ( иртә, көндез, кич, төн) өйрәтүне дәвам итү.
Т- тәрбияче, Б- балалар.
Дәреснең барышы:
Т- Әйдәгез, балалар әкият уйнап алабыз. Мин мәрхәмәтле тылсымчы булам. Балаларны җәнлек һәм кош- кортларга әйләндерә алам. Сезнең җәнлек яки кош-кортларга әйләнәсегез киләме?
Б- Әйе, килә.
Т- Күзләрегезне йомыгыз. Тылсымлыәкият безгә кил һәм балаларны бакаларга һәм коңгызлага әйләндер! ( бака һәм коңгыз маскаларын кияләр). Күзләреезне ачыгыз, сез хәзер яшел бакалар һәм коңгызлар. Коңгызлар яшел үләндә утырырга яраталар ( биш коңгыз келәмгә утыра). Бер баканың йокысы килә башлады ( бака куак астына барып ята). Минем янымда ничә бака калган икән, кем санап күрсәтә?
Б- дүрт.
Т- Бакалар кая яши?
Б- Сазлыкта.
Т- Дөрес. Шуңа күрә бакалар үзләренә сазлык өзләп табырга уйладылар.