SMI.KAZANOBR.RU

Табигать һәм без.

Табигать һәм без.
Алып баручы: Җыелганнар урманда
Җәнлекләр бер аланда,
Кем кирәкле һәм файдалы
Икән безнеә арада?
(аю чыга)
Аю: Мин урманның хуҗасы
Бөтенесе белә аны.
(Куян чыга)
Куян: Ничек инде син аюкай үзеәне урман хуҗасы дип атый аласың?
Син кыш буе йоклыйсың,урмандагы хәлләрне белмисең дә.
Без- куяннар –урманның хуҗалары.Без бөтен җирдә йөгерәбез,бөтенесен күрәбез.
(тиен чыга)
Тиен: Без- тиеннәр- җитезләр һәм шаяннар. Без ботактан-ботакка,агачтан- агачка сикереп,йөрибез.Безгә биеклектән бөтен нәрсә дә күренә.Без урман хуҗасы!
Чебен гөмбәсе:Әрләшмәгез,дуслар! Сез бөтенегез дә кирәк урманга, бөтенегез дә бәйле бер берегез белән. Берегез китсә урманнан, урман юкка чыгарга мөмкин.Мин сезне урманга. Урман хуҗасына кунакка чакырам. Ул бик күп урман турында белә
Җыр “Сукмак”
Урманга барып җитәләр, алар каршына Урман хуҗасы чыга.
Урман хуҗасы:Исәнмесез,балалар.Бу мин,табигать сакчысы-Урман хуҗасы.Явызлардан,усаллардан табигатьне саклыйм.урман җәнлекләре-минем дусларым.Без сезнең белән дә дуслашырбыз дип уйлыйм.
(керпе чыга)

Керпе: (кулында кәрзин)
Күпме чүп бу урманда.
Һич тә булмый җыярга
Балыклар һәм бакалар
Йөзмиләр ,сикермиләр
Су өстендә елашалар
Бер берсен юаталар
Су төбе пычранган
Су өсте агуланган.
Аю: кешеләр табигатҗ турында оныта башладылар,кайгыртмыйлар бер дә.
Кошларны җәнлекләрне үтерәләр, агачларны сындыралар,Үләннәрне яндыралар,елгаларны пычраталар. Урмандагы җәнлекләр турында бер нәрсә дә белмиләр?
Урман хуҗасы: Ничек инде белмиләр?
Бөтен кешедә шундый түгел.
-Балалар, сез сындырасызмы?
-Кошларны рәнҗетәсезме?
-Җәнлекләр турында беләсезме?
Табышмаклар:
Җәен сары,кышын ак
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
Ул өстенә җәй дә,кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе
“Йомшагы диеп сөя” (Керпе )

Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
Тиен: Без тиеннәр кышка ничек әзерләнәбез?
Аю: Мин нәрсә яратам? (Бал)
Бал каян килә? (Аны бал кортлары ясый)
Умарта корты чаккач нишли? (Үлә)
Урман хуҗасы: Балалар ә сез табигатьне нинди итеп күрәсегез килә.
(Балалар ярым түгәрәк ясап басалар)
Балалар: Кошлар җырласын,
Агачлар шауласын.
Күк йөзе якты булсын,
Су өсте ялтырасын.
Кояш җылытсын,
Җиләкләр пешсен.
Ак каен матур үссен,
Безгә рәхәт күрсәтсен.
Җылы яңгыр, язгы яңгыр,
Җирнең битен юып төшсен.
Балалар бергә: Яңгыр яу,яу,яу
Илдә уңыш мул булсын,
Үләннәр дә күп булсын,
Чәчәкләр матур үссен.
“Зонтиклар” белән бию.
Урман хуҗасы:Нинди матур булды яңгырдан соң: агачлар, үләннәр, чәчәкләр.
Урманнын матурлыгы искиткеч. Нинди генә тәмле җиләкләр ,гөмбәләр юк монда.Әле бит ул үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны дәвалый!
(Балалар чыга ,кулларында дару үләннәре төшкән рәсемнәр)
1 нче бала (гөлҗимеш)
Әрәмәдә үсәм мин, Гөлҗимеш
Җимеш тә мин,
Гөл дә мин.
Витаминнын оясы-
Барысында җыясы.
2 нче бала: (Кычыткан)
Шат булырсыз һәрвакыт
Ашасагыз кычыткан.
Витамин ул кычыткан,
Авырмассыз һичкайчан.
3 нче бала (тузганак)
Яралган мин таң нурын..
Дару минем тамырым,
Шикәре дә җитәрлек.
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
4 нче бала: (балан)
Суымны эч авырсаң,
Йөткерсәң я карлыксаң
Шәп дару юк моннан да.
Дару ясыйлар минем
Хәттә кабыгымнан да.
5 нче бала: (Сары мәтрүшкә)
Мәтрүшкәнен көрәнен
Бардыр инде күргәнең?
Ә мин булам сарысы
Шәп табиб, дип кешеләр
Мактый мине барысы.
6 нчы бала: (Энҗе чәчәк)
Ак энҗеләр төсле мин
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулы да-
Сак була күр җыйганда.
Урман хуҗасы: Дөрес бик әйбәт беләсез икән дару үләннәрен мин бик шат.
Җыр “Кояшлы ил”
Ә сез табигатьтә үзегезне ничек тотарга икәнен беләсезме?Сез минем белән килешсәгез, кулларыгызны чабыгыз! Килешмәсәгез аяклар белән тыпырдатыгыз.
-Агач ботакларын сындырмагыз, яфракларны кирәкмәскә өзмәгез.
-Чәчәкләрне өзеп, такыялар үрегез.
- Урманда кычкырырга, каты җырларга ярый.
-Агачлар, үсемлекләр, җәнлекләр урманга кирәк.
-Бакларны,еланнарны урманнан куарга кирәк.
- Урманга барганда үзен белән балта алып, учак ягарга ярый.
-Урманда чүпләрне ташларга ярамый.
Урман хуҗасы:Бик булдырдыгыз, ә хәзер әйдәгез керпегә булышыйк.
Урмандагы чүпләрне җыеп алыйк.
Уен “Чүпләрне җый”
“Чәчәкләр белән бию”
Балалар: Әгәр мин чәчәк өзсәм,
Әгәр син чәчәк өзсәң
Икәү бергә: син дә мин
Әгәр без чәчәк өзсәк.
Бөтенләй корыр алан
Булмас бүтән матурлык.
И күңелле матур көндә-
Табигать кочагында:
Менә шуны истә тоту,
Кирәктер шул чагында!
Агачларны сындырмагыз!
Кош оясын ватмагыз!
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз!
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз!
Бергә : Табигать ул- безнең әни
Табигатьне саклагыз!