2022 нче елның 28 нче апрелендә “Башлангыч сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын заманча укыту-методик әсбаплар белән укыту үзенчәлекләре” темасына семинар үткәрелде. Семинар эшендә йөзгә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты, дәреслекләр авторы, педагогика фәннәре кандидаты З.И.Җамалетдинова чыгыш ясады. Ул яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары таләпләреннән чыгып, башлангыч сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләренә тукталды. Дәресләрдә функциональ грамоталылыкны формалаштыру юлларын үзе төзегән дәреслек мисалларында бәян итте.
Казан педагогия көллияте укытучысы, дәреслекләр авторы Ф.Ш.Гарифуллина “Әлифба” дәреслеге белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Г.Н.Мөхәрләмова “Әдәби уку” дәреслекләренә күзәтү ясады, дәреслек белән эшләү тәртибе белән таныштырды.