SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Уку елын йомгаклаганда

IMG-20220506-WA0007

2022 елның 5 нче маенда Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында татар теле һәм әдәбияты, башлангыч татар сыйныф укытучыларының семинар-киңәшмәсе булды. Семинар-киңәшмәдә 2021-2022 нче уку елына йомгак ясалды. Алдагы 2022-2023 нче уку елына татар мәктәпләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бурычлар билгеләнде.
Семинар-киңәшмәне Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты һәм “Татар телендә белем алу һәм телне өйрәнүдә хокукый-методик документлар” темасына чыгыш ясады. Ул чыгышында яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары, гомуми белем бирүнең үрнәк программалары, гамәлдәге укыту программаларының үзенчәлекләрен бәян итте, электрон ресурсларда урнаштырылган методик материалларга күзәтү ясады Татар телен һәм әдәбиятын укытуга юнәлтелгән методик материалларны төрле сайтлардан табу һәм куллану буенча консультация үткәрде. Шулай ук чыгыш ясаучы быелгы уку елы нәтиҗәләренә һәм киләсе уку елында укытучылар алдында торган бурычларга тукталды.
Семинар-киңәшмәдә Казан шәһәре мәгариф идарәсенең беренче категорияле эксперты Р.Ә.Баһавиева чыгыш ясады. Ул милли мәгарифне үстерүгә юнәлтелгән проектлар һәм аларны тормышка ашыру чаралары турында сөйләде. Алдагы уку елында гамәлгә куелачак проектлар турында мәгълүмат бирде.
Татарстанда туган телләр һәми халыклар бердәмлеге елына багышланган һәм шулай ук мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге тарафыннан үткәрелгән чараларда актив катнашкан укытучылар Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.