SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар телендә укыту – көнүзәк мәсьәлә

 семинар 27.04

2022 нчы елның 27 нче апрелендә Яңа Савин районының “Адымнар-белемгә һәм бердәмлеккә юл” күптелле мәгариф комплексында “Күптелле милли белем бирү мохитендә предметларны өйрәнү һәм туган телне укытканда коммуникатив компетенцияләр формалаштыру” темасына багышланган семинар-практикум уздырылды. Семинарда татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең төрле предмет укытучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул семинарның максаты, бурычлары, анда күтәреләчәк мәсьәләләр турында бәян итте.
Комплекс директорының укыту эшләре буенча урынбасары Р.Н.Хөснетдинова “Күптелле милли белем бирү мохитендә предметларны татар телендә укыту” темасына чыгыш ясады. Ул фәннәрне татарча укыту, тәрбия эшләрен татар телендә оештыру үзенчәлекләре турында сөйләде, эш барышында килеп туган аерым проблемалар, аларны чишү юлларына тукталды.
Комплексның башлангыч сыйныф укучылары Л.Р.Гәрәева, Л.И.Гарифуллина, Р.Р.Фәйзрахманова, А.Р.Фәрхетдинова, биология укытучысы Л.Р.Гыйльмуллина, тарих укытучысы, директор урынбасары Ф.Г.Зәйнуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучылары С.Х.Айдарова, Р.Г.Ханнанов ачык дәресләр күрсәттеләр. Төрле мәктәпләрдән җыелган балаларның кыска гына вакыт эчендә телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды.
Семинарда катнашучыларга Г.Тукай тууның 136 еллыгына багышланган “Бик еракта балкып янган әй шагыйрьләр солтаны” дигән әдәби-музыкаль кичә күрсәтелде (авторлары: Р.Н.Хөснетдинова, Т.Н.Камаева). Кичә бик эчтәлекле әзерләнгән иде, балалар матур итеп чыгыш ясадылар.
“Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләреннән чыгып, татар теле һәм башка предметларны укыту” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Фикер алышуларда укытучылар Л.Р.Гәрәева, Л.И.Гарифуллина, Р.Р.Фәйзрахманова, А.Р.Фәрхетдинова, Л.Р.Гыйльмуллина, Ф.Г.Зәйнуллина, С.Х.Айдарова, Р.Г.Ханнанов, Р.Н.Хөснетдинова, методистлар Р.К.Зиннәтуллин, И.М.Ильясова катнашты. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.М.Әхмәтҗанова йомгаклау сүзе белән чыкты.