SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Төрле фәннәрдән төбәкара олипмпиадалар

Казан федераль университеты 21 фәннән, шул исәптән татар теленнән (9-11 нче сыйныф укучылары өчен), регионара олимпиада уздыра.
Олимпиадаларда катнашу бушлай. Олимпиада ике этапта узырыла.
Сайлап алу этабы, читтән торып уку технологияләрен кулланып, 2020 елның 1ноябреннән 1декабренә кадәр үткәрелә (теркәлү һәм тест узу "Буду студентом" сайтында https://abiturient.kpfu.ru).
Йомгаклау этабы 2021 елның 13 гыйварыннан 8 февраленә кадәр (дистанцион технологияләр кулланып) узачак. Сайлап алу этабында катнашучыларның барысы да катнашулары турында электрон формада сертификатлар алачак.
Сайлап алу этабында җиңүчеләр һәм призерлар (һәр профиль буенча катнашучылар гомуми санының 45 % кадәр) йомгаклау этабына чакырылачак.
КФУның кабул итү комиссиясе карары нигезендә 11 нче сыйныф укучылары арасыннан регионара фән олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары КФУ га укырга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә балл алачаклар (җиңүчеләр – 5 балл, призерлар – 3 балл).
Йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары Казан федераль университетының электрон рәвешле дипломнарын, ә аларны әзерләүче укытучылар Казан федераль университеты грамоталары алачак.
Оештыру комитеты контактлары:
телефон: 8 (843) 233-70-90, 292-53-63
e-mail: cdo.ksu@gmail.com
олимпиада cайты : https://admissions.kpfu.ru/mpo .