SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Гомуми белем оешмалары җитәкчеләре семинары

 2

Киров районының 4 нче татар гимназиясендә гомуми белем оешмалары директорларының “Белемнең сыйфатын тәэмин итү факторы буларак нәтиҗәле идарә итү” темасына шәһәр семинары үткәрелде. Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары И.Р. Һидиятов ачып җибәрде. Ул семинарның максатлары белән таныштырды.
Гимназия директоры И.А.Вахитова милли гимназия шартларында нәтиҗәле идарә итү ысуллары, чаралары белән таныштырды. Ул чыгышында бердәм коллектив туплау, ата-аналар, төрле оешмалар, иганәчеләр, гимназияне тәмамлаучылар белән тыгыз элемтә урнаштыру, аларны укыту-тәрбия эшенә тарту, укучыларның эшчәнлеген оештыру алымнарына, идарә итүдәге яңа проектларга тукталды.
Директор урынбасарлары Ф.Р. Шәйхразиева, Ф.Ш.Әхмәтҗанова педагогик кадрларның һөнәри осталыгын формалаштыру һәм үстерүдә идарә итү командасының зур роль уйнавын ассызыкладылар, педагогның һөнәри стандартын тормышка ашыру, профессиональ компетенцияне булдыруның төрле модельләрен бәян иттеләр, укучы шәхесенең һәрьяклап үсешен тәэмин итүче чараларны билгеләп үттеләр.
“Укытучының педагогик культурасын үстерү”, “Профессиональ компетенция формалаштыруда мәктәп психологының роле” темаларына уздырылган мастер-класс, тренинг (Р.М.Краскова, Г.И.Мөхәммәтшина), гимназиядәге яңа проектлар, технологияләр, педагогик остаханәләр һәм калейдоскопларны уңышлы тәкъдим итү формалары (Р.Р.Кадымова, Г.Ю. Хәйруллина, З.Ф.Богапова, Д.М.Ватанина, Р.Д.Сибгатуллин, А.А.Леонова, Ф.Ф.Хәйруллина) семинарда катнашучыларда зур кызыксындыру тудырды.
Гимназиядә музей педагогикасына зур урын бирелә. Микрорайонда яшәгән сугыш ветераннарына, күренекле композитор С.Садыйкова, язучы, дәүләт эшлеклесе Р.Хариска багышланган һәм башка бүлекләрдән торучы музей-комплекс материаллары укыту-тәрбия эшендә уңышлы, нәтиҗәле файдаланыла. Бу турыда музей җитәкчеләре һәм Сара Садыйкованың кызы Ә.Айдарская сөйләде.
Семинарда катнашучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Аны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин алып барды. Бу чарага килгән директорлар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үттеләр.