Фәннәрне татарча укыта торган педагогларның методик берләшмә утырышы
30 нчы сентябрь көнне Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгьлүмати –методик бүлегендә фәннәрне татарча укыта торган педагогларның беренче тапкыр методик берләшмәсе утырышы үткәрелде. Утырышны Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгьлүмати–методик бүлек методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты һәм “Милли мәгариф алдында торган бурычлар” дигән темага чыгыш ясады.
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгьлүмати–методик бүлек методисты С.А.Борисова Татарстан Республикасында Милли мәгарифне үстерү концепциясе, аның төп юнәлешләре, милли мәгариф үсешенә тискәре йогынты ясаучы факторлар һәм көтелгән нәтиҗәләр белән таныштырды.
Совет районы 11 татар гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Ә.Бариева, Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең география укытучысы З.Н. Сәйфуллина “Фәннәрне татарча укыту тәҗрибәсеннән” дигән темага утырышта чыгыш ясадылар.Чыгышларда милли мәгариф алдында торган проблемалар яктыртылды. Чыгарылыш бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы, оптимизация вакытында төрле мәктәп укучыларының кушып укытылуы сәбәпле, мөгаллимнәр дәресләрне ике телдә укытырга мәҗбүрләр. ФДББС буенча дәреслекләр җитмәве дә милли мәгариф үсешенә тискәре йогыныты ясый.
Мәгариф идарәсенең мәгьлүмати –методик бүлек методисты С.А.Борисова, Казан шәһәрендә татар телендә үткән фән олимпиадаларына (математика, химия, биология, физика, география, Татарстан тарихы, җәмгыять белеме) анализ ясады. Утырыш барышында берләшмә алдында торган бурычлар белән таныштырды.
Педагоглар татар телендә эш программалары, методик кулланмалар төзегәндә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Утырышта фәннәрне татарча укыта торган методик берләшмә җитәкчесе итеп Совет районы 11 татар гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Ә.Бариева сайланды.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
1.ppt | 898 кб |
1.ppt | 2.44 Мб |
- Борисова Светлана Алексеевна's блог
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии