SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе

 Мастер -класс

28-29 нчы мартта Вахитов районының 27 нче гимназиясе базасында туган (рус, татар, чуваш, мари, удмурт, эрзя, мокшы) тел укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе үткәрелде. Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән туган тел укытучылары килде. Конкурсның читтән торып үткәрелә торган этабында бәйгедә катнашучыларның интернет ресурсларына, методик портфолиоларына бәя бирелде. Гимназиядә алар мастер-класс күрсәттеләр, сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыруга юнәлтелгән проект якладылар.
Конкурста Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы Гран прига лаек булды, Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Корбанова Лилия Илдар кызы җиңүче, Яңа Савин районы М.Р.Әхмәтшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы һәм Идел буе районы 83 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова-Иманкулова Гөлчирә Рөстәм кызы лауреат булдылар.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты галимнәреннән, милли-мәдәни автономия вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.
Бәйге Вахитов районының 27 нче гимназиясендә (директоры Хуснутдинова Л.Г.) югары әзерлек белән үтте. Гимназия администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар.