SMI.KAZANOBR.RU

Әдәби марафон

jpg

Татар шигыренең сурәтлелек байлыкларын үстерүгә Такташ ифрат зур өлеш кертте. Аерым алганда, ритм, рифма өлкәсендәге яңачалыклары, ачышлары белән татар шигъриятен тиңсез баетты, бу өлкәдә аның белән ярыша алырлык шагыйрьләр бармак белән санарлык. Рифманы Такташ күп йөкләмәле итеп кулланды. Чөнки ул шигырьне кичереш үсешенә түгел, ә шигырьнең үзен кичереш хәрәкәтенә, динамикасына буйсындыра:
Тарих адымнары – туар еллар
Безне алып бара.
Беләбез.
Үсәр ачу таңы ерак түгел –
Шуның өчен көлә-көлә без
Иске елның канлы зур пәрдәсен
Үлем маршы белән ябабыз.
(“Еллар таңында”)
Биредә Такташ строфаны калыплап килүче рифманы да (көлә-көлә - ябабыз”), эчке кафияне дә кичерешне үстерүгә буйсындыра (“беләбез – көлә - көләбез – ябабыз”).
Такташның үсеш каршылыкларын чагылдырган югарыда әйткән кытыршылыклар иҗатына зарар китермиләр. Аның илаһилык, кешелекле моң белән сугарылган олы поэзиясе яклауга да, аклауга да мохтаҗ түгел. Халыкның яктыга, азатлыкка омтылган бөек хыялларын сәнгатьчә камиллеккә төреп биргән Такташ поэзиясе төрле сынауларны үтеп, яктыга, мәңгелеккә юл алган үлемсез шигърият.

Тәлгат Галиуллин “Шәхесне гасырлар тудыра”( I бүлек. Үткәннәрдән гыйбрәт ал. Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы)