SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Укытучылар тәҗрибә уртаклаша

20190314_135128

Казан шәһәре Вахитов районының 28 нче гимназиясе базасында “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар телен өйрәтү технологиясен куллану“ дигән темага семинар - практикум уздырылды. Семинарга рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылды.
Федераль дәүләт белем стандартлары һәм педагог стандарты таләпләреннән чыгып, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталыгын камилләштерүне оештыру тәҗрибәсе белән гимназия директорының милли мәгариф эшләре буенча урынбасары А.Р.Гыйльманшина уртаклашты.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Заман укытучысына – заманча технологияләр дигән”шәһәркүләм проектта актив катнашалар. Семинарда катнашучылар татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәрифуллина Р.З., Габбасова Л.Җ., Лотфуллина Р.Ә. тарафыннан 1, 3, 4 нче сыйныфларда үткәрелгән дәресләрдә булдылар. Дәресләрдә сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар телен өйрәтү технологиясен куллану, яңа “Сәлам” укыту-методик комплектлар белән эшләү тәҗрибәсен күрергә мөмкинлек тудырылды. Балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды, укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре беленде.
41 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Н.В.Максимов рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен сөйләм калыплары аша өйрәтү юлларына тукталды. Бу юл белән эшләүнең отышлыгын үз тәҗрибәсеннән китерелгән мисаллар белән дәлилләде.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә гимназия директорының милли мәгариф эшләре буенча урынбасары А.Р.Гыйльманшинаның, педагогларның, администрациянең зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.