SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар телен өйрәтүдә уен технологиясен куллану

Татар телен өйрәтүдә уен элементлары
Балаларның бай рухлы, сау- сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен “уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул”.
Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш – көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәненә ышанасың.
Уен дигәннән, кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын һәм шулай ук олылар өчен күңел ачу, вакыт үткәрү һәм көнкүрештә берәр эш-шөгыльне, йоланы үтәү вазыйфасын башкаруы мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.
Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.
Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин.
Аеруча кече яшьтә балага белем һәм тәрбия уен аркылы бирелә, уйналган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, татар теле фәненән белем һәм тәрбия бирү бурычын күздә тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.
Татар теле дәресләрендә, аерым тел фактын өйрәнгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга,уен элементлары кертеп, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр куелырга тиеш. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы күнегүләрне эшләүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфатын формалаштыра.
Дәрестә уеннар оештыру - укытучының актив формалары һәм методларыннан файдалану ул.
Уенны оештыру өчен, элек төп бурычны билгеләргә, укучыларны уенга әзерләргә, аларны кирәкле теоретик белемнәр, төрле мәгълүматлар белән тәэмин итәргә. Уен шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштырырга; максатны һәм чишелергә тиешле бурычларны аңлатырга, уен барышында шул бурычларны үтәүгә ирешергә, чишелешнең дөреслеген тикшереп, нәтиҗәләргә бәя бирергә кирәк була.
Уенны нәтиҗәле үткәрү өчен, укучыларны кызыксындырырлык проблемалы сораулар куя белүнең дә әһәмияте зур.
Уен дәресләренең төрләре.
Төрләре ягыннан татар теле дәресләрендә кулланыла торган уеннарның түбәндәгеләргә бүленә:
- КВН дәресләр;
- сәяхәт дәресләр;
- башка төр уен - дәресләр;
Татар теле дәресләрендә уеннар һәм уен элементлары куллану әһәмиятле.
Алган белемнәрне актуальләштерергә, үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә, иҗади халәт булдыра. Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда КВН дәресләренең әһәмияте зур.
Сәяхәт дәресләр укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә Һәм иҗади халәт булдыра; укучы бу төр дәресләрдә фән нигезләрен үзләштерү белән бергә үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.
Табышмак, тизәйткеч һәм башка мавыктыргыч күнегүләр балаларны уйларга өйрәтәләр, фонематик ишетүләрен, сүз сизгерлеген үстерүдә ярдәм итәләр. Әсәрләрнең теле камил, сурәтләү чараларына бай. Кыскасы, тел дәресләре өчен менә дигән хәзинә.
Бүгенге заман шартлары уку процессының гуманлылыгы, бала шәхесенә якын килүгә, анда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлеш алу һәм күпкырлы шәхес формалаштыру белән характерлана. Бу мәсьәләне гамәлгә ашыру балаларны яңача укыту һәм тәрбияләүне таләп итә. Укыту укучыларның танып белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.
Тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, уку яшәешнең һәр чорында да авыр булган. Җиңел уку булмый, әмма без – укытучылар бу процессны кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә бурычлыбыз.
Кечкенә яшьтәге укучы балалар белән эшләү мине психофизиологик үзенчәлекләрне тирәнрәк өйрәнүгә этәрде. Яңа гына балалар бакчасыннан килгән сабыйларның игътибарлары да, истә калдыру сәләте дә бик йомшак, бигрәк тә уку кызыклы булмаса. Баланың мәктәпкә кергәндә барлыкка килгән психологик киртәләрне тиз арада җиңү юлы итеп укыту-тәрбия процессында уеннар, аның элементларын куллану бик отышлы. Димәк, дәрескә уен, уен ситуцияләренкертергә кирәк.Уен ситуацияләре укучыларга материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли,хәрәкәт,көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.
“Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди В.А. Сухомлинский.
Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында дә бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә , үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләмэшчәнлеген оештыру функциясен үтиләр.
Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.
Безнең өлкәгә килгәндә, ягъни рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле гаять зур. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксындыра, дәртләндерә. Г.К.Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера: дидактик, тәрбияви, үстерелешле һәм социальләштерүче уеннар. Болар барысы да Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Уеннарны яңа материалны аңлатуда да, белемнәрне ныгытканда да, телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.
Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен һәм актив эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.
Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.
Уен фикер эшчәнлеген активлаштыра, белем дәрәҗәсен киңәйтә. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм осталык күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында балаларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Уен җиңүгә кызыксынуны уята, шуңа күрә дә укучы балалар биремнәрне төгәлүтәргә тырышалар, уен кагыйдәләрен саклыйлар.
Дәрес структурасына хәрәкәтле, сюжетлы, рольле, лексик-грамматик уеннар, төрле башваткычлар, таблицалар белән эшләүне кертү бик тә уңай була. Боларны куллану механик хәтерләүне , ятлауны инкяр итә.
Дәрестә реаль тормыш картиналарына якынайтылган ситуацияләр урын алырга тиеш. Мәсәлән, “ Китапханәдә”, “Мәктәптә”, “Кунакта”, “Базарда”, “Безнең гаилә”, “Мин Татарстанда яшим”, “Кибеттә” һ.б.
Ситуация – аралашуда укучылар актив катнашсыннар өчен, кирәкле сүзләр, фразалар, җөмләләрне дөрес итеп укытып, әйттереп карау зарури. Аралашу темасы таләп иткән эмоциональ атмосфера тудыру да мөхим. Дәрескә уен өчен кирәк булган предметлардан файдалану, яисә аларны алыштыра торган макетлар, уенчыклар куллану да истә калдыруны күпкә җиңеләйтә.
“Кыш” темасын үткәндә кыш бабай, чыршы, кар кызы, бүләкләр, бәйрәм макетларын файдаланырга була. Йорт рәсеме белән уен оештыру отышлы.
Мәсәлән, “Помоги словам найти свой домик” уенында өй эченә кушымчалар языла, сүзләр бирелә. Шул сүзләрне йортларга урнаштырырга кирәк.
Рольле уеннарны куллану “Ашамлыклар кибетендә”, “Ашханәдә” кебек темаларны өйрәнгәндә нәтиҗәлерәк була. Әйбернең үзенчәлекле якларын : төсен, формасын, күләмен атый белү активлаша. Сорау бирү, аңа җавап кайтару, репликалар, диалоглар төзү сәләте үсә.
Һәр дәрестә Шәвәли катнаша ала. Аның биремнәрен үтәргә, яки аңа ярдәм итәргә кирәк була. Болай эшләгәндә дә балаларда кызыксыну уяна.
Дәрестә әкият, хикәя укылган булса, аларны сәхнәләштерәбез. Ахырда иң яхшы уйнаучы билгеләнә. Бу балаларны аеруча мавыктыра. Мондый уеннар тәрбияви яктан бик әһәмиятле. Алар баланы хисләндерәләр, нәфислек тойгысы уяталар.
“Сүз уйлау”, “Исем уйлау”, “Әйтеп бетер” һ.б. шундый уеннарны уйнаганда бары татар телендә генә сөйләшү мөһим.
Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан санамышлар, тизәйткечләр, җырлар, шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар,кроссвордлар татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.
Конкрет дәрестә кирәк алымнарны сайлый белү, дәресне яхшы күрсәтмәлелек белән тәэмин итү, дәрестә игелеклелек һәм үзара аңлашу булдыру кирәк.
Безнең төп максатыбыз – рус телендә сөйләшүче балаларда татар теленә, аның сәнгатенә, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның дуслыгын арттыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, үз фикерләрен эзлекле дәлилли, нәтиҗәләр ясый, бәхәсләшә белү, бер-берсе белән аралашу культурасын үстерү. Ә төп бурычыбыз – балаларга нәтиҗәле белем, тәрбия бирү юнәлешендә эшләү.