26-28 нче мартта Казан шәһәре Вахитов районы 27 нче татар гимназиясендә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс конкурсы узды. Анда Татарстан Республикасының гомуми белем оешмаларында эшләүче рус , татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрен һәм әдәбиятын укытучы педагоглар һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә – Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мордовия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Свердловск, Пенза, Омск, Ульяновск, Самара, Астрахань, Төмән өлкәләре, Красноярск крае мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре, бәйгенең алдагы елларында Гран - прига ия булган педагоглардан торган мәртәбе жюри конкурста катнашучыларның портфолиоларын өйрәнде, эсселарына, интернет-ресурсларына бәя бирде. Конкурсантлар хезмәттәшләре каршында мастер-класс бирделәр, алар белән дәрес уздырдылар.
Бу бәйгедә Казан шәһәре данын Киров районы 67 нче мәктәп, Яңа Савин районы 31, 179 нчы мәктәпләр, Совет районы 141 нче мәктәп, Вахитов һәм Идел буе районының 35 нче, 131 нче лицей укытучылары яклады.