SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Заман укытучысына – заманча технологияләр

IMG_2234

Мәскәү районының “ М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия” базасында “Татар телен укытуда яңа алымнар” дигән темага шәһәр семинары булды. Аның эшендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Гимназия директорының милли мәгариф буенча урынбасары Аппазова Н.Н. федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында рус телле балаларга татар телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучылары алдына куелган бурычлар турында сөйләде.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары . Т.А. Абдулбариева, Н.Н.Аппазова 1 нче һәм 3 нче сыйныфларда укучы рус телле балалар белән Мещерякова системасына нигезләнгән, шулай ук яңа технологияләргә йөз тоткан “Сәлам” укыту-методик комплектын кулланып, дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде. Семинарда катнашучылар балаларның дәресләрдә актив эшләүләрен, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуларын, сөйләм телләренең арта баруын, укучыларның бер-берсенә теләп ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр.
“В.Н. Мещерякова авторлык системасы нигезендә башлангыч сыйныф укучыларында сөйләм телен формалаштыру” темасына филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Т.А. Абдулбариева сөйләде. Ул кече яшьтәге балаларны уен технологияләренә нигезләнеп укытканда, дәреснең нәтиҗәле булуын ассызыклады. Балалар татар теле дәресенә теләп йөриләр, сөйләм телләре дәрестән дәрескә камилләшә бара.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин чыгышында дәрестән сон эшчәнлекне оештыру мәсьәләләренә тукталды, семинарда катнашучылар өчен консалтинг үткәрде.
Чарада катнашучылар семинарның файдалы булуын билгеләп үттеләр.