Татар телен укытуны камилләштерү
10 нчы март көнне Казан шәһәре Мәскәү районының М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназиясендә “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе“ дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик семинары уздырылды.
Семинарны 102 нче гимназиянең милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары Ф.М. Хәбибуллина ачты. Ул семинарның максаты, бурычлары белән таныштырды. Быелгы уку елыннан гимназиядә рус телле балаларны татар теленә сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтә башлауларын белдерде..
Бу технология турында проектның җитәкчесе Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Н.В. Максимов чыгыш ясады. Шул ук вакытта галим әлеге гимназиянең беренче сыйныфларында татар телен дә укыта.
Чыгыш ясаучы әдәби сөйләм теленә өйрәтүне мәктәп укучыларына татар теленең сүз байлыгын, фонетикасын, орфоэпиясен, орфографиясен, морфологиясен һәм синтаксисын класстан класска эзлекле рәвештә кагыйдәләрне өйрәтү белән бутарга ярамавын билгеләп үтте. “Рус телле балаларны татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү процессы сөйләм калыпларын үзләштерүгә нигезләнеп оештырылганда гына көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп була”,-диде галим.
Семинарда катнашучылар татар теле һәм әдәбияты укытучылары Максимов Н.В., Хәсәнова Р.М., Рәхимуллина Р.М., Рамазанова Л.Ф.,Галиева Р.С., Лифантьева Л.Г., Газизова А.И., Зарипова Г.И. тарафыннан үткәрелгән дәресләрдә катнашып, татар теленә өйрәткәндә балалар эшчәнлеген оештыру алымнары белән таныша алдылар.
Семинар түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән тәмамланды. Укытучылар рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуны камилләштерү юллары, укыту процессында яңа технологияләр куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге төп консультанты Гайфуллина Л.А., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин катнашты.
- Зиннатуллин Раиф Каримуллович's блог
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии