SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Хөрмәтле коллегаларым, Сезне үземнең сайтыма чакырам.

_MG_5578 IMG_5953 SDC11815 SDC15877 SDC10271

Мин - Ваганова Альбина Илсур кызы, Казан шәһәре Совет районының 8нче гимназиясенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Сезнең белән аралашуга, тәҗрибә уртаклашуга, файдалы хезмәттәшлеккә өметләнәм.
Сайтыма сылтама: http://nsportal.ru/vaganova-albina-ilsurovna

Педагогик эшчәнлегемне төрле юнәлештә алып барырга омтылам:
I. Үземнең белем дәрәҗәмне арттыру һәм эш тәҗрибәмне уртаклашу:

- бердәм дәүләт имтиханын тапшыру;
- квалификация күтәрү курсларын узу;
- төрле дәрәҗәдәге укытучылар конференцияләрендә, конкурсларда катнашу;
- гәҗит-журналларда, методик җыентыкларда публикацияләр;
- масса күләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау: телевидение, интернет челтәре.

II. Укыту процессын оештыру:
- инновацион технологияләр кулланып укыту;
- дәресләрдә өлешчә эзләнү, проблемалы укыту, тикшеренү ысулларына өстенлек бирү;
- татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытканда дидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эш итү.

III. Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия эшен алып бару:
- татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Р,Фәхреддин, К. Насыйри кебек бөек мәгърифәтчеләребез нәсыйхәтләренә таянып тәрбия бирү;
- сыйныф җитәкчесе буларак, сыйныф сәгатьләре, тәрбия сәгатьләре уздыру;
- шагыйрьләр, язучылар, артистлар белән очрашулар оештыру;
- әдәби-муыкаль кичәләр уздыру;

IV. Сәләтле балалар белән эшләү:
- укучыларны төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конференцияләрдә, конкурсларда, грантларда катнашуга әзерләү;

V. Ата-аналар белән эш:
- ата-аналар белән индивидуаль әңгәмәләр уздыру;
- ата-аналар җыелышлары, конференцияләр алып бару;

2015/2016 уку елыннан башлап мәгариф өлкәсендә аттестация узучы укытучылар эксперты вазифасын да башкарам.

Комментарии

Минем педагогик эшчәнлегемә югары бәя бирүегез өчен рәхмәт.

Альбина Ильсуровна

Альбина Ильсуровна эшчэнлеге белэн озак еллар таныш. Анын чын профессионал икэнендэ шигебез юк!

Галямутдинова Гузель Ильнуровна

Альбина Ильсуровна эшчэнлеге белэн озак еллар таныш. Анын чын профессионал икэнендэ шигебез юк!

Галямутдинова Гузель Ильнуровна