SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Ваганова Альбина Ильсуровна

Хөрмәтле коллегаларым, Сезне үземнең сайтыма чакырам.

_MG_5578

Мин - Ваганова Альбина Илсур кызы, Казан шәһәре Совет районының 8нче гимназиясенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Сезнең белән аралашуга, тәҗрибә уртаклашуга, файдалы хезмәттәшлеккә өметләнәм.
Сайтыма сылтама: http://nsportal.ru/vaganova-albina-ilsurovna

Педагогик эшчәнлегемне төрле юнәлештә алып барырга омтылам:
I. Үземнең белем дәрәҗәмне арттыру һәм эш тәҗрибәмне уртаклашу:

- бердәм дәүләт имтиханын тапшыру;
- квалификация күтәрү курсларын узу;
- төрле дәрәҗәдәге укытучылар конференцияләрендә, конкурсларда катнашу;
- гәҗит-журналларда, методик җыентыкларда публикацияләр;
- масса күләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау: телевидение, интернет челтәре.

II. Укыту процессын оештыру:
- инновацион технологияләр кулланып укыту;
- дәресләрдә өлешчә эзләнү, проблемалы укыту, тикшеренү ысулларына өстенлек бирү;
- татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытканда дидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эш итү.

III. Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия эшен алып бару:

ЭССЕ. Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.

IMG_6651

Киләчәк... Ул берничә дистә елдан нинди булачак? Хәзерге көнебез үткәнгә, ә үткәнебез ерак тарихка әйләнгән чиктә безне нәрсә көтә? Бу мәңгелек сорауларга җавап эзләп карыйк.

Эш тәҗрибәмнән - Из опыта работы

SDC12361

Мин - Казан шәһәре Совет районының 8нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ваганова Альбина Илсур кызы "ФДБСын тормышка ашыру шартларында иҗади фикерләүче шәхес формалаштыру" темасына эш тәҗрибәмне уртаклашам.