SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

IX сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханнарын туган (татар) телендә тапшыра ала

Татар телендә белем алган IX сыйныф укучылары төп гомуми белем бирү программалары буенча төп дәүләт имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен туган (татар) телендә үтә ала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында 2016 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләренә багышланган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Сигез предмет буенча төп дәүләт имтиханы үткәрү контроль үлчәү материалларының күрсәтмә вариантлары, быел, татар теленә тәрҗемә ителеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтына эленде.
Туган телдә имтихан тапшырырга мөмкин булган предметлары арасында биология, география, информатика һәм ИКТ, тарих, математика, җәмгыять белеме, физика һәм химия бар. Имтихан нәтиҗәләре урта мәктәпнең профиль сыйныфларына укучыларны кабул иткәндә файдаланыла ала.

Мәгълүмат Мәгариф сайтыннан алынды http://magarif-uku.ru/tatar-telende-belem-algan-ix-syjjnyf-ukuch/, автор Р.Гатина