SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“Яңа стандартлар: 5 нче сыйныфта дәрес”

награждение

2014 – 2015 нче уку елында Шәһәр мәгариф идарәсенең мәгълүмати – методик бүлеге җитәкчелегендә иҗади эшләүче укытучылар “Яңа стандартлар: 5 нче сыйныфта дәрес” исемле проект эшләделәр. Проект кысаларында шәһәрнең төрле районыннан 50 укытучы, мәгълүмати – методик бүлек методистлары федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә рус теле һәм рус әдәбияты, татар теле һәм татар әдәбияты, инглиз теле, француз теле, немец теле, тарих, китапханә дәресе, математика, биология, география, рәсем, физкультура, хезмәт, җыр дәресләренең технологик картасын һәм дәрес эшкәртмәсен әзерләде. Бу методик кулланма җыентык булып китап нәшриятында басылып чыкты һәм укытучыларның Шәһәр август конференциясендә мәктәп директорларына таратылды.
7 сентябрь көнне мәгълүмати – методик бүлекнең актлар залында проектка нәтиҗә ясалды һәм 50 педагог Шәһәр мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатына ия булды.
Мәгълүм булганча, 2015 елның 1 сентябреннән 5 сыйныфлар федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем ала башлады. Бу җыентыкны укытучылар дәрескә әзерләнгәндә һәм үткәргәндә өлге итеп куллана алалар.