SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Камалова Милауша Гудаеровна

Дәрестән тыш чара. Музейга экскурсия.

IMG-20231229-WA0022

Ренат Харис музей-комплексы ике залдан тора. Беренче залда шагыйрьнең график картиналар галереясе, спектакль афишаларын күрәсез. Бу залда шагыйрьнең төрле темаларга ясалган картиналары урын алган. “Мин кайда гына булсам да, нәрсә күрәм – шуны кәгазьгә төшерәм. Ниндидер эстетик югарылыкка ирешим дип иҗат итмим, чөнки мин профессиональ рәссам түгел,- ди шигъри каләмле рәссам.- Менә бу “Айлы төн дигән картинаны Түбән Камада вакытта тәрәзәдән айлы төнне күзәткәндә ясадым.”
Беренче залда Ренат Харисның графикасы һәм афишалар
Ренат Харис күренекле шагыйрь генә түгел, ул дратург та. Аның спектакльләрен карап барырга тырышабыз, аннан соң фикер алышабыз. Бу залда Ренат абыйның спектактакльләреннән һәм аның либреттосы буенча куелган афишалар белән танышырга була.
Ә хәзер икенче залга рәхим итегез.
Сыйныф-кабинетта күренекле шәхескә багышланган 6 стенд, 6 витрина, аның турында альбомнар, укучыларның иҗади, эзләнү- тикшеренү эшләре, урын алып тора.

Казан шәһәре Киров районы 4 нче татар гимназиясендә Ренат Харис музей-комплексы.

Казан шәһәре Киров районы 4 нче татар гимназиясендә
Ренат Харис музей-комплексы.
Ренат Харис- Татарстанның халык шагыйре, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, Татарстан Республикасының М. Җәлил исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Башкортстан язучылар берлегенең Ф.Кәрим исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган эшлеклесе, Каракалпакстанның, Чуваш республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, 1990 елдан башлап 3 чакырылышта халык депутаты. Конституция комиссиясе әгъзасы буларак, Татарстанның Дәүләт символлары буенча эш группасын җитәкләде һәм Татарстанның Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерләде.
Халкыбыз тарихын өйрәнүдә музей материалларына тукталу - тәрбия һәм укыту эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә зур урын алып тора. Балаларның үзара мөнәсәбәтләре, бер – берсенә таләпчәнлекләре, мәгълүматларны туплау максатыннан төрле чыганакларны өйрәнүләре, һәр мәсьәләгә иҗади якын килергә омтылышлары күп көч, түземлек сорый һәм алга таба уңай нәтиҗәләргә ирешергә, аларда мөстәкыйльлек, оештыру сәләтен үстерергә ярдәм итә.

"Бер сыйныфта күпме мәгънә?"

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы Казан шәһәре
«4 нче татар гимназиясе”

Дәрестән тыш эшчәнлек

Калейдоскоп
« Бер сыйныфта күпме мәгънә...»

Казан шәһәре 4 нче татар
гимназиясенең
1 нче категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Камалова Миләүшә Годәер кызы

2021 нче ел
Дәрестән тыш эшчәнлек өстәмә мәгълүматларны файдаланып, укучыларның күзаллауларын киңәйтү максаты белән башкарыла.
Рухи-әхлакый юнәлеш буенча: комплекслы (иҗади, фәнни – эзләнүле).
ДТЭнең максаты: 1. Балаларда татар исемнәре аша милли тәрбия бирү, татар исемнәренең килеп чыгышын, мәгънәләрен аңлату;

Татар теле буенча дәрес проекты

Дәреснең темасы: Антонимнар

Әдәбият дәресе буенча технологик карта

Предмет:Татар әдәбияты
Тема:Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.
Максат:
1. Роберт Миңнуллин шигырьләре мисалында балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен, әдәбият һәм сәнгать мәйданында тоткан әһәмиятле урынын аңлату.
2. Шигъриятнең балачактан ук фикерләргә, шатланырга һәм борчылырга өйрәтүен төшендерү.
3. Укучының Ватанын яратуы, аның патриоты булуы; этник чыгышын белүе, туган телен, үз халкының тарихын, мәдәниятен белүе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
1.Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булу. Үзмаксат кую.
2.Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы булу.
3.Тормышта үз урыныңны табарга омтылу хисенә төшенү, сагыну төшенчәсен аңлау.
4. Туган якка мәхәббәт хисенә төшенү
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУГ:
1.Танып-белү мәсьәләсен аңлау, дәреслек материалында кирәкле информацияне таба белү, аңлап укый белү.
2. Дәрестә алган информацияне , тормыш тәҗрибәсен һәм өстәмә әдәбиятны кулланып, сорауларга җавап табу.
3.Уку мәсьәләсен чишү өчен анализ, синтез, чагыштыру, классификацияләү гамәлләрен тормышка ашыра белү
4.Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыра белү, гомумиләштерүләр ясый белү, нәтиҗәләр чыгара белү
Коммуникатив УУГ:

Дәрестән тыш эшчәнлек

Инновацион тема: « Дәрестән тыш эшчәнлектә татар халык авыз иҗатының белем бирү потенциалын куллану »
5 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы
М.Г.Камалова, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
МГББУ« 4 нче татар гимназиясе», Казан

Аңлатма язуы
Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 5нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Программада шәхесне рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбияләү концепциясенең һәм универсаль уку гамәлләрен формалаштыру программасының төп положениеләре исәпкә алынды. Курс 34 сәгатькә исәпләнгән.

Минем эш тәҗрибәм

 М.Г

Мин, Камалова Миләүшә Годәер кызы, 35 ел элек Укытучы дигән бөек исемгә лаек булдым.
Укытучы дигән зур исемне алган идек якты бер таңда,
Шул исемне аклап безнең гомер, хезмәт белән үтсен Ватанга.
Гомер уза, ләкин балаларга булган мәхәббәтем арта гына бара. Педагогик хезмәтем 1984 нче елдан башланды. Хәзерге вакытта Казан шәһәре Киров районы 4 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытам.
Минем методик темам – “Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану”. Бу тема, минемчә, хәзерге XXI гасыр – компьютер заманында бик актуаль санала дип уйлыйм. Чыннан да, мәгълүмат бик күп, шуңа да һәр кеше үзенең шәхси тормышына, һөнәренә кирәклесен аерып ала белергә тиеш. Шәхесне үстерү, аның фикерләвен заман таләпләренә яраклаштыру, дөньяны дөрес итеп кабул итәргә өйрәтү – укытучының мөһим бурычы. Куелган максатка ирешүдә эшчәнлеккә корылган технология ярдәмгә килә. Бу технологияне кулланганда, дәрестә бала белемне әзер килеш кенә алмый, үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә эзләп таба.

Эссе "Киләчәк укытучысы"

002

“Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр”. Ризаэтдин Фәхретдин.
Чыннан да, гыйлем юлы – бик озын юл. Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, укытучы һәрвакытта белем дәрәҗәсен камилләштерү юнәлешендә эшләргә тиеш.
– Сезнең әкрен генә таң атканын хозурланып күзәткәнегез бармы?
– Бу – искиткеч күренеш!
Мин укытучы хезмәтен кояш белән чагыштырам. Кояш галәм киңлекләрен яктырткан булса, укытучы да бала күңелен аң-белем белән яктырта, тулыландыра. Иртәнге кояшка игътибар иткән булсагыз, сизгәнсездер – ул әкрен генә чыга, билгеле югарылыкка күтәрелә һәм бар җиһанны җылыта. Бала күңеле дә нәкъ шулай ук. Укытучы баланың танып-белүен, күзаллауларын баета һәм нәтиҗәдә баланың белеме тулылана, арта һәм, ниһаять, бала мөстәкыйльлеккә омтыла.
Минем тынгысыз җанымны берничә сорау борчый:
– Киләчәк көн укытучысы нинди булырга тиеш?
– Киләчәк укытучысы эшләгән мәктәп нинди мәктәп булыр?
Бу сораулар турында минем күп тапкырлар уйланганым бар.

Шәхси сайтыма рәхим итегез!

 М.Г.

Мин, Миләүшә Годәер кызы, югары профессиональ белемле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Хөрмәтле коллегаларым,
“Татар теле укытучысы Миләүшә Годәер кызы сайты” сезнең хозурыгызда! Рәхим итегез, дусларым! http://milausha.ru/
Бу сайтымны коллегалар, укучыларым һәм ата-аналар белән өзлексез элемтәдә булу өчен бик кирәк дип саныйм.
Бүгенге заман кешесенең яшәү рәвеше интернет белән тыгыз бәйләнгән, шунлыктан туган телдә сыйфатлы контент булдыру аеруча мөһим. Бу өлкәдә зур тәҗрибә һәм тирән белем тупларга тырышам. Милләтебезнең асыл кыйммәтләрен кадерләп саклап, халыкка ихлас хезмәтемне багышлыйм. Интернет челтәренең татар сегментын файдалы мәгълүмат белән баетырга омтылам.
Персональ сайт үз эченә “Төп бит”, “Үзем турында”, “Татар теле, әдәбияты”, “Татар теленнән олимпиадалар”, “Татарча файдалы сайтлар”, “Укучылар иҗаты”, “Күңелле мизгелләр”, “Милли хәзинә” рубрикаларын үз эченә ала. Шулай ук “Укытучыларга ярдәмлек”, “Ата-аналарга ярдәм”, “Укучылар өчен” дигән файдалы рубрикаларга да өстенлек бирдем.