SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле буенча дәрес проекты

Дәреснең темасы: Антонимнар
Максат: Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; Метапредмет нәтиҗәләр: Танып-белү гамәлләре: танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве; мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү; тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; Коммуникатив:хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү; үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү. Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу; эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Предмет нәтиҗәләр: дәреслек белән эш-белемнәрне актуальләштерү, антоним турында төшенчә камилләштерү;тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару; антонимны сөйләмдә дөрес куллана белү;сөйләм этикасы нормаларын саклап сөйләшә белү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру; Җиһазлау: интерактив такта, Татар теле: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы,Н.В.Максимов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.Татар теленең синонимнар, антонимнар сүзлеге Дәрес тибы : яңа тема аңлату. Метод: өлешчә эзләнүле.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлашу.
1. Психологик уңай халәт тудыру, укучыларның кәефләрен белү.
-Исәнмесез, укучылар, дәресебезгә килгән кунаклар! Хәерле иртә барыгызга да! Балалар, кәефләрегез ничек?
- Минем исемем Миләүшә Годәер кызы. Бүген мин сездә татар теле дәресен алып барам. Мин сезне күрүемә бик шат. Дәрес барышында туган каршылыкларны җиңеп чыгарсыз дип өметләнәм.
-Кадерле балалар, сезнең алдыгызда үзбәяне билгеләү картасы ята. Монда сезнең барлык бүгенге уңышларыгыз билгеләнеп барылыр. Үзбәя картасының өске өлешенә үзегезнең исем фамилиягезне язып куегыз.
-Балалар, дәресне шундый шигъри юллар белән башлыйсым килде:
Горур халкым, татарым! Бу – минем таттар илем!
Тыныч атсын һәр таңың! Мең ел яшә, Татарстаным!…Чыннан да, балалар, туган җиребездә яшәвебез белән без бик бәхетле. Мин дә сезгә тынычлык, бәхет телим!
2.Иҗади бирелгән өй эшен тикшерү. Туган як турында рәсем ясау һәм аны шигырь белән яклау.
-ягез әле, эшләрегезне күрсәтегез.(Кунакларга күрсәтү) Рәхмәт. Бер укучы эшен яклый.
-Лэпбуклар өчен нигез ясый башладык – бу эшне түгәрәктә эшләп бетерсез.
3.Актуальләштерү. . Укучының иҗади эшендә синонимнар кергән җөмләләр.
-Бу җөмләләрдә хуш исле, тәмле исле; ямьле, күңелле сүзләре нинди сүзләр ?
-Синонимнар
-Без хәзер синонимнар турындагы белемнәрне тикшереп үтәрбез.
- Синоним дип нинди сүзләргә әйтәбез?
-Андый сүзләр төркеме нәрсә барлыкка китерә? Мәсәлән, матур, чибәр, сылу, гүзәл
-Синонимик рәттә төп сүзне нәрсә дип атыйбыз?к.җ./доминанта/
-Синонимнарның роле нәрсәдә?
4. УМ кую ситуациясе. “Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир” дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Әңгәмә оештыру.
Туган ягыбызның гүзәллеген безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез бик яратып яза.
- Татар иленең –ТАССР ның 100 еллык бәйрәме билгеләнеп узды.
Элек ТАССР(Татарстан автономияле совет социалистик республика) дип аталса, хәзер Татарстан Республикасы дип атала.
5.Текстны чагыштырып укып, нәтиҗәне билгеләләү. Өлешчә эзләнүле, эвристик алым, КЛОК БАДДИС/әңгәмә, ИКТ/ киләсе мини-проект өчен җирлек тудырдым.
-Бирелгән текстларны чагыштырып карыйк әле, балалар?
-Кайсы текст матуррак яңгырый?
ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасын кулландым/җөмләләрне тәмамлыйлар, тулыландыралар/
Татарстан минем туган җирем.
Татарстан минем туган җирем. Татарстанны күлләр, чишмәләр бизи.
Ул шулай ук урманнарга бай. Чәчәкләр үскән аланда ял итәргә мөмкин.
Менә шуның өчен яратам мин туган ягымны!
Татарстан минем матур, гүзәл, күркәм туган җирем.
Татарстанны сай, тирән күлләр, чиста, саф сулы чишмәләр бизи.
Ул шулай ук куе, калын, яфраклы гына түгел, ә ылыслы урманнарга бай.
Хуш исле, тәмле исле, чәчәкләр үскән күңелле, ямьле, киң яки тар аланда ял итәргә мөмкин.
Менә шуның өчен яратам мин туган ягымны!
-Тирән-сай, эссе-суык....- бу сүзләр нинди мәгънәдә? К.җ./капма-каршы мәгънәле сүзләр/
-тирән-сай – сирәк кулланыла торган сүзләрнең мәгънәсен карыйк әле. бу сүзләрне аңлыйсызмы? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай язылган:
Тирән-ара үлчәме зур булганныаңлата, тирән су.
Сай-тирән түгеликәнлеген аңлата, сай сулы инеш
-Тәрҗемәсен кайсыгыз әйтә ала?
Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың туган як турында бик матур шигъри юллары бар. Әйдәгез әле, укып күрсәтегез әле миңа бу юлларны. 1 укучы укый.
Тәпи баскан җирем, эчкән суым
Кара һәм ак ,
Ачы һәм татлы,
Кеше өчен иң зур бәхет
Шушы җирдә яшәү хакы...
-Әйтегез әле, балалар, сез ничек уйлыйсыз?
-Ни өчен бу сүзләр аерып күрсәтелгән икән?
6. Дәреснең темасын билгеләү.
- Кемнең нинди фикерләре бар икән, ягез әле, әйтеп карагыз.к.җ./ кара-ак, ачы-татлы/ капма-каршы мәгънәле сүзләр. Димәк без бүген дәрестә нинди тема өйрәнәбез икән? К.җ. антонимнар темасы.К.җ. Антонимнар.Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.
(Инсерт методы куллану).
-Балалар, бу тема кемнәргә таныш иде? Кемнәр бу теманы белә иде? Кулларыгызны күтәрегез әле.(“!” (белә идем)
-Кемнәр өчен бу тема яңалык иде? (“+”(яңалык)
-Ә кемнәрнең ишеткәне дә юк ? (“?”ишеткәнем дә юк) андый укучылар юк.
Бу теманы белүегез минем өчен зур шатлык, балалар. Чөнки бу тема белән без башлангыч сыйныфта танышкан идек. Ә хәзер без бу теманы тирәнтен өйрәнә башлыйбыз.
-Балалар, антоним белән сез татар һәм рус теленнән башка тагын кайсы фәннәрдә дә очрашасыз әле сез?
-Мәсәлән, кушу, алу, плюс- минус-математика
-физкультура дәресендә спорт телендә нинди сүзләр кулланасыз?
-старт-финиш-татарча да, русча да шулай була
Географиядә нинди сүзләр кулланасыз?(текә-яссы, яссылыклар-таулар)
Биологиядә-терек һәм терек булмаган табигать.
- Ә хәзер без сезнең белән антоним сүзенең килеп чыгышын яки этимологиясен карыйбыз.
Антоним ул – грек сүзе, капма-каршы дигәнне аңлата. . anti - каршы + onyma – исем
Синоним (synonym), Антоним(antonim) рус телендә, татар телендә , инглиз телендә дә бер үк әйтелә. Татарстан, Казан сүзләре дә рус, татар, инглиз телләрендә бер үк төрле әйтелә.
7. Дәреснең максатын билгеләү
-Балалар, сез бүгенге дәрестә үз алдыгызга нинди максат куяр идегез?
-Дәреснең максаты булып нәрсә тора , балалар? к.җ. Антоним турында төшенчә формалаштыру, сорауларын дөрес бирү, җөмләдә дөрес итеп куллану һәм аны тирәнәйтү.
II. УМ адымлап чишү
1.Хәзер укучылар, без сезнең белән (86 нчы күнегүдәге) берничә мисалны тикшереп китәрбез .
Кайбер антонимнар еш кулланыла һәм бик аңлаешлы.Ә кайбер антонимнар сирәк кулланыла һәм аңлаешсыз. Менә сезнең алдыгызда бик хикмәтле мисал бар, балалар. Кайсы төркем тизрәк таба? Хикмәте нәрсәдә икән?
Ак бодайны кара җир бирә.
Акның антонимы ничек әле?к.җ.кара Беләсезме, кайчакта акның антонимы икенче төрле була икән, тыңлагыз әле:
Ак йөзләрем сары булды, Гел сине уйлап кына.
Укучылар мөстәкыйль чыгара. Ак-кара, ак-сары- алар ничек аерыла? к.җ. ак-кара(ачык күренә), ак-сары(контекстта гына мәгънәсе капма-каршыга әйләнә)
Олыларга-кечеләргә, кече-олы, ак-кара- даими (постоянный)
Ак-сары- контекстуаль
Ныгыту. Кагыйдәгә күз салыгыз әле.
– Антонимнар ничә төрле булалар?
- Һәм алар ниндиләр була?
2. Китап белән эш. 181 нче күнегүдән берничә мисалны карыйбыз. Эстафета буенча эшлибез. Бирем: антонимнарның парын табарга
К.җ. Көн-төн,день –ночь, якын-ерак,близко-далеко, кыска-озын, короткий, длинный, (тактада балалар чыгып эшлиләр)
3. Кем тизрәк? уены.. Җитезлегем, өлгерлегем ни дәрәҗәдә? Үзбәя
- Шушы карап киткән мисаллар нигезендә әйтегез әле, антонимнар безнең сөйләмебездә кирәкме?
-Балалар, антонимнарны сез әдәбият фәнен өйрәнгәндә, әдәби әсәрләр укыганда да ишеткәнегез бар. Чөнки әдәбиятта антонимнар тел-сурәтләү чаралары буларак файдаланыла.Безнең яраткан язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә аларны бик оста итеп файдаланалар.
-Димәк, сез ничек уйлыйсыз?
-Антонимнар ни өчен кулланыла микән?
Антонимнарның кулланылышын мин ни дәрәҗәдә аңлыйм? Үзбәя
4.(Модель ФРЕЙЕР) ФИНК-РАЙТ-РАУНДРОБИН/ һәр бала уйлый, яза,төркемдә фикерләшеп эшли/ Кагыйдә буенча модель төзибез. Бер укучы дәреслектән укып чыга.
-Сезнең алдыгызда кәгазь битләре бар. Шуны алыгыз әле. Иң уртага без сезнең белән теманы язабыз (Антоним), 4 сорауга җавапларны 4 өлешкә язабыз.
-Нәрсә ул антоним?
-Антоним ничә төргә бүленә?
- Алар ниндиләр?
-Даими антонимнарга мисал языгыз. Контекстуаль антонимнарга мисал языгыз (2шәр мисал конверт эчендэ)
Нәтиҗә.
-Димәк, нәрсә соң ул антоним?
-Ә хәзер без сезнең белән бергәләп бу модель нигезендә антоним төшенчәсен кабат аңлатып бирик әле. Кара-каршы бер-берегезгә сөйлисез . Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Ә хәзер миңа карагыз әле, ....., син ничек җавап бирдең? Төркемдә эш: бер-берсенең җавапларын тулыландыралар.Яхшы эшләрне тактага элү.
Тактада укытучы төзи бара. Антоним- капма-каршы мәгънәле сүзләр- бер үк сорауга җавап булып киләләр-2 төрле-даими-контекстуаль ....Үзбәя.
Ял вакыты. (Талгын көй куела.)
-Ягез әле,балалар, сыйныф бүлмәсенең уң ягына карагыз әле, сез анда нинди сүз күрәсез?к.җ. ДӨРЕС сүзе, ә сул ягында- ЯЛГАН сүзе. Бу сүзләр нинди сүзләр?к.җ. антонимнар
Мин сезгә дөрес яки ялган фаразлар әйтәм , сез минем белән килешсәгез, бу раслаулар дөрес булса, куллар белән ДӨРЕС сүзенә күрсәтәсез, ә килешмәсәгез, ЯЛГАН сүзенә таба күрсәтәсез.
-Кыш белән җәй –ел фасыллары (Дөрес)
-Ак-кара-синонимнар (Ялган)
- Антонимнардан парлы сүзләр ясап була(Дөрес)
-“Аз сөйлә, күп эшлә” мәкалендә антонимнар юк(Ялган)
-Антонимнар сөйләмгә серлелек өсти (Дөрес)
-Антонимнарны татарча-русча синонимнар сүзлегеннән карап була (Ялган)
-Антонимнар ике төргә: даими һәм контекстуаль антонимнарга бүленә (Дөрес)
5.Төркемнәрдә иҗади эш. ФИНК-РАЙТ-РАУНДРОБИН/ һәр бала уйлый, яза,төркемдә фикерләшеп эшли
Видеоролик караганнан соң үз фикерләрегезне язарга Балалар, ә хәзер без сезнең белән төркемнәрдә эшләп алырбыз. Кайсы төркем тизрэк эшли алыр икән, ягез әле, балалар, эшкә тотынабыз.Ләкин язар алдыннан максат куйыйк әле. Сезнең фикерегезчә, без бу текстта нинди сүзләр дә кулланырбыз икән?к.җ. антонимнарны. Һәр төркемдә әйдаман билгелибез, ул укучы сезнең җөмләләрегезне яза бара, аннан соң яклый. Игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм дә итәрсез.
Балалар, төз итеп, матур итеп утырыгыз әле.Эш тәмамлангач,берничә укучы укып таныштыра ала. Нәтиҗә. Фикер йөртү тексты барлыкка килә. Үзбәя.
Синквейн алымы белән сүзләр, җөмләләр төзеп карыйк әле. Рус телендә дә синквейн алымын кулланасыз, шулай бит?
Синквейн төзегәндә антонимнар кулланырга.
Агач / яфраклы, ылыслы/ Үсә, чистарта, яши/ урманда бик күп агачлар үсә./ табигать
Нәтиҗә: Безнен илебез бик зур. Эле көнчыгыштан кояш чыга гына башлый , ә инде көнбатышта күк йөзендә йолдызлар да яна. Шуңа күрә илебез күгендә кояш баемый дигән әйтем бар.
III. Рефлексия, бәяләү.
1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.
К.җ. Антоним төшенчәсен киңәйттек. Белемнәребезне тирәнәйттек.
-Моның өчен без ниләр башкардык әле?
К.җ. Дәреснең максатын билгеләдек. Антоним темасының моделен төзедек. Кем тизрәк? уенын уйнадык. Төркемнәрдә эшләдек. Үзебез теләгән темага терәк сүзләр ярдәмендә текст төзедек. Җөмләләр тикшердек , антонимнарны таптык.
2. Дәрескә гомуми бәя кую. -Ә хәзер үзегезнең эшегезгә һәм дәрескә гомуми бәя бирегез әле. Сезнең алдыгызда үзбәя билгеләү картасын алып тамгалагыз, барыгыз да теләп катнаштыгыз, булдырдыгыз.
-Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшемә дә булыша алам-“5”
-Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-“4”
-Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим-“3”.
Хәзер эшләрегезне җыеп бирегез, мин барысын да исәпкә алып билгеләр куярмын.
Билгеләр кую. (3 дәрәҗәдә)
1. Укучы(исеме) бик яхшы эшләде, аңа 5 билгесе куям, килешәсезме минем белән?
2. Укучылар үз-үзенә билге куя, үзбәя.
3. Эшләрегезне җыеп алып, барыгызга да билгеләр куярмын.
Антонимнар сүзлеге белән танышу. Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. 1000 парга якын антонимнар тупланган. Электрон вариантын да тәкъдим итү. Балалар, өй эше эшләгәндә сез антонимнар сүзлегеннән файдалана аласыз.
-нинди сүзлекләр беләсез?
“ Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.Фикерләр алышу . Балалар, сез бүгенге дәрестә бик тырыш булдыгыз, хезмәтегез күренде, авыр булды. Ләкин “Бишле” һәм “Дүртле” билгеләре сезне тагын да куандырып җибәрә, димәк хезмәтегезнең җимеше татлы.
3. Өй эше: төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъдим ителә.
-Балалар, сез үзегез теләгән ике биремне эшләп килерсез.
Өй эше. 1-бар укучы өчен, 2,3- сайлап алу юлы белән.
1.181 нче күнегүне эшләргә. Антонимнарның парын табарга.
2.Туган як турында дүртьюллык шигырь язып килергә. 3.“Мин яратам сине, Татарстан” темасына фикер йөртү тексты язарга.
Баалар, сез миңа бик ошадыгыз, киләсе дәрестә дә сезгә зур уңышлар телим.

Үзбәяне билгеләү картасы

т/с Эш төре
“5” “4” “3” “2”
1 Актуальләштерү

2 Дәрес темасын билгеләү

3 Антонимнарның кулланылышын мин ни дәрәҗәдә аңлыйм?
4 Тема буенча модель төзү

5 “Кем тизрәк?” уенында җитезлегем, өлгерлегем дәрәҗәсе
6 Иҗади бирем. Төркемнәрдә эш.
Видеоролик караганнан соң туган фикер йөртү текстын төзү.

7 Синквейн алымы белән сүзләр, җөмләләр төзү

Дәрескә гомуми бәя кую
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшемә дә булыша алам Әйбәт эшлим, материалны аңладым Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим