SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

"Бер сыйныфта күпме мәгънә?"

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы Казан шәһәре
«4 нче татар гимназиясе”

Дәрестән тыш эшчәнлек

Калейдоскоп
« Бер сыйныфта күпме мәгънә...»

Казан шәһәре 4 нче татар
гимназиясенең
1 нче категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Камалова Миләүшә Годәер кызы

2021 нче ел
Дәрестән тыш эшчәнлек өстәмә мәгълүматларны файдаланып, укучыларның күзаллауларын киңәйтү максаты белән башкарыла.
Рухи-әхлакый юнәлеш буенча: комплекслы (иҗади, фәнни – эзләнүле).
ДТЭнең максаты: 1. Балаларда татар исемнәре аша милли тәрбия бирү, татар исемнәренең килеп чыгышын, мәгънәләрен аңлату;
2. Шәҗәрә төшенчәсен аңлату. Татар халкының гореф-гадәтләрен балаларга төшендеррү.
3. Балаларга милли үзаң, патриотик тәрбия бирү.
Реализацияләү алымнары: халкыбызның милли тарихын, культурасын, гореф-гадәтләрен өйрәнү.
ДТЭ нең бурычлары:
1.Гаилә әгъзалары, сыйныфташларның исемнәре турында мәгълүматлар һәм аларның фотографияләрен туплау. Аларның исемнәре нинди мәгънә аңлатканын һәм ни өчен шул исемне кушуларын ачыклау. 2. Шәҗәрә ясый башлау. 3. Шәҗәрәне халык авыз иҗатын кулланып та ясарга мөмкинлеген аңлату.
Үзара эшчәнлек сораулары:
-Кеше исемнәре кеше өчен нинди әһәмияткә ия ?
-Үзебезнең һәм иң кадерле кешеләребезнең исем мәгънәләрен беләбезме?
-Нәрсә ул шәҗәрә?
-Ни өчен шәҗәрәне белү кирәк?
Дәрестән тыш эшчәнлекнең актуальлеге.
Бу эшчәнлектә аеруча зур игътибар гаиләдәге иң якын кешеләребезнең, сыйныфташларның исем мәгънәләренә һәм шул исемнең кушылу тарихына бирелә. Моңа хәтле исемнәрнең нинди мәгънә аңлатуына игътибар ителмәгән булса, иң кызыгы ул исемнең нәрсәне аңлатуында. Эш барышында шактый зур һәм файдалы мәгълүмат туплана. Шәҗәрә төшенчәсе аңлатыла. Кеше тормышында гына түгел, әкият дөньясында да “Тылсымлы шәҗәрә “төзеп булуы хакында төшендерү.
Балалар белергә тиешле кысалар.
1. Мәгълүмат белән эшли белергә.
2. Максат куярга.
3. Планлаштырырга.
4. Уйлау,фикерләү сәләтен үстерергә.
5. Белем дәрәҗәсен арттырырга һ.б.

Исем кушу тарихына сәяхәт.
Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә.Өйгә,гаиләгә яңа ямь,юаныч,куаныч,бәхет өстәлә.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерә.Аларның иң беренчесе – балага исем кушу.”Нинди исем кушарга”? дигән сорау бала дөньяга килгәнче үк инде әти-әниләрешул хакта уйлана башлыйлар,туганнар һәм дуслар белән киңәшләшәләр.
-Нинди исем кушарга кирәк? Кем ничек уйлый?
Мәгънәле, күңелгә ятышлы һәм кадерле, матур һәм аһәңле исем. Исем-кешенең гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә һәм ул аның туган теленең иң якын,иң газиз,иң кадерле сүзе булып тоела.
Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Татар халкы элек-электән исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим вакыйга.Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар – шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин.
Йолалар һәм традицияләр турында сөйләшү.
Кызыклы мәгълүматлар әйтү. Японнарда бала туу белән, әти урамга чыгып әтәч куып йөрергә тиеш бу малай тууын аңлата, а кыз туса агачка кызыл тасма бәйли.
Казахларда баланың исемен ата кеше табарга тиеш.
Әрмәннәрдә,исем кушу-Карасунк дип атала.
Һиндыстанда бала тугач тәрәзә төбенә вазада роза чәчәге куялар.
Кеше исеме үз милләтенең көзгесе
Татар халкының йолалары бик күркәм. Һәрбер гаилә бала туу белән исем кушу өчен мулла бабайны чакыра.
-Кемнәр белә, бала тугач, нишлиләр?
-Мулла чакыралар, “Исем ашы”, “Бәби чәе” уздыралар.
-Кемнең чынлап шушы йолаларны күргәне бар?(Балаларның җаваплары)
Иҗади эш.
1.Сыйныфташларымның исемнәре нинди мәгънә белдерә икән?
Исемнәрнең мәгънәсен һәм чыганагын белү мөүим.
2. Шәҗәрә турында күзаллаулар.
Безнең исемнәр хәзерге замандагы, заманча яңа исемнәр. Шушы яңа исемнәр янәшәсендә
борынгы әби-бабаларыбызның исемнәре дә бар.
-Аларның исемнәрен мәңгеләштерү нияте белән сез ниләр эшлисез?
Әби-бабайларның исемнәрен истә калдыру өчен без нәрсә төзергә тиеш?
-Шәҗәрә
Слайдтагы шигъри юллар белән таныштыру.
Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,
Мәшәкатьләреңне ташла да,
Әй, туганым, үткәнеңә кара,
Анда синең нәселең башлана.
Ерак бабайлардан аваз килә:
“Тамырыңны өйрән, и бала.
Оныта күрмә, нинди җепләр белән
Кеше заты җирдә саклана.
Иң беренче – туган як тарихы,
Язмышыбыз шуңа бәйләнгән.
Икенчедән, ата-баба нигезе,
Әти-әни, туганнар, гаилә.
Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез,
Киләчәк ул бүген башлана.
3. Нәрсә ул шәҗәрә? (К.җ. Нәсел-нәсәбеңне онытмас өчен,үзеңнең гаилә шәҗәрәсен белергә кирәк. Шәҗәрә –нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.)
-Ни өчен шәҗәрәне белү кирәк? Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.
Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки агач җир эченә киткән тамырлары аша кемлегеңне белү өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
4.Шәҗәрә төзүнең формалары белән таныштыру. Электрон рәвештә, агач рәвешендә, схема, кластер рәвешендә була.
- Хәзер мин сезгә шәҗәрә төзүнең башка төрен дә күрсәтеп узам. Бөтендөнья тарафыннан кабул ителгән шартлы билгеләр бар. Шәҗәрә төзегәндә, генеологик агач төзегәндә хатын-кыз түгәрәк формасы, ә ир-ат шакмак формасы белән билгеләнә. Менә алар (күрсәтәм). Бу бик популяр, танылган эш алымы хәзер дә актуальлеген югалтмаган.
Шәҗәрәне кешеләр өчен генә түгел, ә халык авыз иҗатында да кулланып карыйк әле.
“Үги кыз” әкиятен барыбыз да беләбез. Сез бу әкиятнең төрле вариантларын беләсез. Менә бу китапларда да алар төрле.
4.1.Иҗади эш. Әкиятләрдә дә “Тылсымлы шәҗәрәне”төзү. Эш барышында әдәби китаплардан файдалану.
1 укучы сөйли, икенче укучы тактада шәҗәрә төзи.
-Әзрәк тылсым кертеп җибәрергә мөмкин.
-Хыял диңгезенә чумып алыйк әле.
-Шәҗәрәне ничек дәвам итеп була?
Карагыз әле, безнең бик матур шәҗәрә килеп чыкты бит әле.
IV этап. Йомгаклау әңгәмәсе.
Гомәр Саттар-Муллиленең “Тел сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәркемгә үз исем-күңеленә иң якын, иң кадерле исем-сүз” дигән матур сүзләре белән бүгенге эшчәнлегебезне тәмамларбыз.
-Әйтегез әле, сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?
-Ни өчен ошады?
- к.җ. Мөстәкыйль эшләргә өйрәндек
Кеше исемнәре кеше өчен нинди әһәмияткә ия ? Исем ул- синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе. Сезгә бирелгән исемнәрне горурланып әйтерлек булса иде. Исемнәрегез бик матур. “Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.” мәкален кем ничек аңлый?
Эзләнүләрнең нәтиҗәсе: Укучы:
Эзләнә, иҗади фикер йөртә торгач, исем кушу тарихы, исем мәгънәләренең нинди бай хәзинә икәнен аңлады, бирелгән эшкә җаваплы карады, куелган сорауларга җавап тапты. Шәҗәрә төзеде, аның кирәклеген аңлады.
Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:
1.Исемнәрдән, аларның килеп чыгышы, мәгънәләреннән торган; шулай ук яңа исемнәр белән янәшәдә борынгы исемнәрдән торган калейдоскоп барлыкка килде.
2. “Үги кыз” әкияте буенча “Тылсымлы шәҗәрә” төзелде.

Кулланылган әдәбият:
-Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләре сүзлеге, Татарстан китап нәшрияты, 2006 ел.
-Гомәр Саттар-Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли”? “Раннур” нәшрияты 1998 ел.
- Гаиләдә өлкәннәр сөйләве.
- Интернет ресурслар