
Эссе "Мин - бәхетле укытучы"
Казан шәһәре Идел буе районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “78 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Люция Мөдәрис кызы.
Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез – Сез иң күркәм кеше икәнсез!
Ф.Яруллин.
Әлеге искитмәле юллардан, сүзнең дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – Укытучы турында барганы аңлашыладыр мөгаен. Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтерләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары мәктәп һәм укытучы белән бәйле.
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, безнең янәшәдә укытучыбыз атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының зур хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга мәхәббәт, намуслылык. Укытучыдагы сабырлык-әниләр сабырлыгына тиң.
Ил карты да аңа, башын иеп
“Мөгәллим”, дип, зурлап эндәшә.
Нәкъ менә шушы һөнәрне үз тормышымда сайладым. Мин үзем Казан шәһәренең 78 нче мәктәпнең махсус классларында рус балаларына татар теле укытам. Бу классларда төрле авыру балалар бар. Кайберсе начар ишетә, кайберсе бик әкрен яза...Мин үз эшемдә һәр балага вакыт табарга, аерым укучылар белән дәресләрдән соң калып яңадан аңлатырга, өстәмә материаллар табып, презентацияләр ясап, дәресләремне рус балаларын кызыксындырырлык итеп татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Бүген уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып, иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам. Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү, авыру балаларга индивидуаль, дифференциаль алымнары да белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Дөрес, авыру балаларны укыту икеләтә авыр, ләкин мин бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та, хәтта башымда андый фикер дә туганы булмады.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар начар йөриләр дип тормыйча, театрларга, музейларга алып барырга тырышам, язучылар, шагыйрьләр белән иҗади очрашулар оештырам,чөнки минем үз укучыларымда татар теле-туган телемә мәхәббәт уятасым килә.
Без бергәләп сәламәт балалар белән янәшә конкурсларда, спектакльләрдә, класстан тыш чараларда катнашабыз. Аларның нәтиҗәләре, рус балалары татарча сөйләшүләре- минем өчен бик зур шатлык. Шулай итеп, укучыларны үз фәнем белән кызыксындырам, аларның тормыштагы алдагы көннәре турында кайгырып яшим.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
40.4 кб |
- Вафина Люция Модарисовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Комментарии
Участник конкурса "Лучший учитель года города Казани - 2016"