SMI.KAZANOBR.RU

Портрет Вафина Люция Модарисовна

 минем укучыларым

Мин, Вафина Люция Мөдәрис кызы.
Балачак хыялым – укытучы булу иде. Ул тормышка ашты, инде минем педагоглык эшчәнлегемә 17 ел. Үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм.
Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам. Укытучы-новаторларның эш тәҗрибәсен өйрәнәм, методик яңалыклар белән танышып барам.
Мәгълүмати технологияләрдән файдалану – заман таләбе. Мин үз дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Слайдларны укучылар белән бергәләп әзерлибез. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була.
Мәктәбебезнең интернет челтәренә тоташуы да күп мәгълүматлы булырга ярдәм итә. Китапта булмаган кайбер нәрсәләрне укучылар шуннан табалар; эзләнәләр, тикшеренәләр һәм нәтиҗәләр ясыйлар. Укучыларның мөстәкыйльлегенә, танып-белү активлыгына, ныклы һәм тирән белемле булуларына ирешүдә класстан тыш эшләрнең дә әһәмияте зур.
Мин укучыларымны матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтәм. Чөнки күңеле матур булган кеше ямьсез гамәлләр кыла алмый.
Минем бөтен шатлыгым – укучыларым. Чөнки үземнең хезмәт җимешләремне - ачымы алар, татлымы - мин аларда күрәм.