2014 нче елның 27 нче мартында Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең йомгаклау турында Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән (Мәскәү шәһәре, Төмән өлкәсе, Башкортостан Республикасы) 72 ана теле һәм әдәбияты (рус, татар, чуваш, удмурт, мари һ.б.) укытучысы катнашты. Бу турда конкурсантлар мастер-класс үткәрделәр, “Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага презентация белән чыгыш ясадылар, милли костюмнарын тәкъдим иттеләр. Бәйге кысаларында милли мәгариф мәсьәләләренә, рус, татар һәм башка туган телләрне үстерүнең актуаль проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр уздырылды. Конкурсантларның чыгышларын Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты галимнәре бәяләде.