SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем педагогик фәлсәфәм

IMG_3929

Минем педагогик фәлсәфәм

Яңа гына явып киткән ап – ак кар өстеннән салмак кына атлыйм. Талгын гына искән шаян җил шаяртып кына бит очларын чеметтереп ала. Кулларыма китап – дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып эшкә ашыгам. Хәтер йомгагы еракка, үзем укып йөргән мәктәп елларына алып китте. Мин кечкенә чактан ук укырга яраттым. Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Әминә апаның дәресләрен аеруча көтеп ала идем.

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы - укытучы. Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек кирәк.

Мин дөньяда үземне иң бәхетле кеше дип саныйм. Балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Бүгенге шартларда җәмгыятебездә татар теленә булган мөнәсәбәтләр мине бик уйландыра. Иң зур теләгем: шушындый катлаулы чорларда да мин укыткан укучыларым үз туган телләрен – татар телен онытмасыннар, үз телебездә сөйләшергә оялмасыннар, үзләре әти-әниләр булгач та, үз балалары белән рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшә алсыннар иде дип борчылам. Укытучы һөнәре һәрдаим эзләнү, белемеңне арттыруны таләп итә. Укытучының төп вазифасы укыту белән генә чикләнмичә, бала күңеленә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, активлык тәрбияләү булып та тора. Бу, әлбәттә, укытучыдан күп энергия, тырышлык һәм системалы эшләүне таләп итә.

Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Дәресләрдә ситуация тудырып укучыларны диологик һәм монологик сөйләмгә алып керү көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Бу отышлы алым укучыларны тормыш- көнкүрештә әңгәмәгә кереп китә алырлык дәрәҗәгә җиткерә.

Дәресләремдә иҗади якын килергә, матурлыкны күрсәтергә тырышам. Ә матурлыкны мин - телдә, милли йолаларда, татар халкының яшәешендә, халкыбызның иҗади шәхесләрендә күрәм.

Мәктәп, дөресен генә әйткәндә, минем икенче өем ул. Бала чакта үзем белем алган булсам, бүген – ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Чыннан да, мәктәптә яшәп килгән мөхит, балаларның “Укытучы апа” дип май кояшыдай елмайган йөзләре, сиңа – укытучыга төбәлеп, бар игътибарларын юнәлтеп караган күзләр – болар барысы да минем тормышым, минем дөньям. Мин мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм микән, кайда эшкә барыйм микән дип, озак уйламадым. Чөнки Укытучы булу – минем балачак хыялым иде. Һәм бүгенге инде мин үзем ике бала әнисе, тормышта үз урынымны тапкан кеше – әле хыялымның чынга ашканына ышанып бетә алмыйм сыман. Мәктәпне тәмамлагач, мин педагогия көллиятенә укырга кердем. Анда диплом алып чыккач, Казан шәһәренең Педагогия Университетына юл тоттым. Укытучы – минем язмышым икәнен аңладым һәм әлеге юлдан һич тайпылмадым. Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп, ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим! Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зуртормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Бүгенге көндә үземне бәхетле дип саныйм, чөнки яраткан һөнәрем, мине хөрмәт иткән укучыларым бар.

Прикрепленный файлРазмер
IMG_3929.jpg36.42 кб