
Блог пользователя Ибрагимова Лилия Рашитовна
Минем педагогик фәлсәфәм
Минем педагогик фәлсәфәм
Яңа гына явып киткән ап – ак кар өстеннән салмак кына атлыйм. Талгын гына искән шаян җил шаяртып кына бит очларын чеметтереп ала. Кулларыма китап – дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып эшкә ашыгам. Хәтер йомгагы еракка, үзем укып йөргән мәктәп елларына алып китте. Мин кечкенә чактан ук укырга яраттым. Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Әминә апаның дәресләрен аеруча көтеп ала идем.
Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы - укытучы. Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек кирәк.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Эш тәҗрибәсеннән.
Мин, Ибраһимова Лилия Рәшит кызы, Казан шәһәре Совет районы 183 нче гимназиянең югары категорияле туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы. “Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләрне кулланып, укучыларның иҗади сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Уку - укыту процессында яңа технологияләр куллану – заман таләбе. Белем бирү өлкәсендә югары сыйфатка ирешү, өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышу максатыннан, мәгълүмати - компьютер, коммуникатив, уен, проблемалы укыту технологияләрен кулланам. Дәресләрем кызыклы үтсен өчен барлык тырышлыгымны куям.
- Войдите на сайт для отправки комментариев