SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм

Минем эш тәҗрибәм

Мин, Хөснетдинова Гөлзирә Гыйлемхан кызы, 27 ел элек Укытучы дигән бөек исемгә лаек булдым. Гомер уза, ләкин балаларга булган мәхәббәтем арта гына бара. Педагогик хезмәтем 1993 нче елдан башланды. Хәзерге вакытта Казан шәһәре Идел буе районында 6 нчы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытам.

Һәр кешенең хыялы, һәр эшнең үз максаты була. Максат – ул без ирешергә теләгән әйбер, субъектив образ, үзенә күрә ул – маяк. Без аңа ирешергә телибез. Шул ук вакытта бу теләкнең сәбәбе дә бар бит. Ни өчен мин бу максатка ирешергә телим? Үз эшемә күзәтү ясауны шушы төшенчәләрдән башлыйсым килә.

Хыялым – шәһәребездә яшьләр үзара матур итеп татарча аралашсыннар, татарча кино-театрларга йөрсеннәр, гаиләләрдә татарча аралашып, әдәбият, мәдәният яңалыклары белән танышып барсыннар, балаларына да тапшырсыннар иде. Хыялымны конкретлаштырып, һөнәри эшчәнлегемнең максатын билгелим: укучыларымны татар телендә ирекле сөйләшергә өйрәтү. Бу татар балаларына да, рус телле балаларга да кагыла. Чөнки бик теләп тә, гаиләләрендә татарча сөйләшә алмаган татар гаиләләре бик күп. Башка милләт кешеләре арасында иңгә-иң яшәгән татар халкының телен белергә теләүчеләр дә аз түгел. Аларны югалтмаска, ярдәм итәргә кирәк. Телебезне функциональ тел буларак сакларга кирәк. Чөнки милләтнең теле – буыннар бәйләнешен саклаучы бердәнбер чара дияргә була. Телдә сөйләшүче булмаса, күпме мирас югала. Телсез милләт була алмый. «Глобальләшү яки заманга яраклашу хакына милли тамырларыннан ерагайган мәктәп үз халкының бетүенә сәбәпче булачак», – дип яза бөек педагог Ш.Амонашвили.

Максатыма ирешү өчен, «Укучыларның сөйләм телен үстерүдә коммуникатив һәм интенсив технологияләр» дигән методик тема буенча эшлим.

Коммуникатив технология – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Монда беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтү куела, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив технологиянең төп максаты – сөйләшүгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Нигез итеп укучыларда кызыксыну уятуны алабыз. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт булып тора.

Интенсив технология – болгар галиме Георгий Лозанов төзегән, тиз арада чит телдә сөйләшергә өйрәтә торган алымнар җыелмасы. Инглиз теленә интенсив өйрәтә торган курслар турында барыбызның да ишеткәне бар, әлбәттә. Монда аңлы психологик процесслар инстинктив гамәлләр белән үрелеп бара, классик музыка, аудиодәресләр кулланыла. Алымнар арасында дәресләрдә эффектив кулланыла торганнары да күп. Интенсив методлар үзәге җитәкчесе, педагогия докторы Галина Александровна Китайгородская ярдәме белән бу алымнар безнең илдә шактый киң таралган.

Бу ике технологиянең охшаш яклары күп:

Иң беренче һәм мөһим шарт – укучы белән укытучы арасындагы уңай психологик мөнәсәбәт;
Дәрес- башыннан ахырынача бер тема, бер сөенарий белән бара: сәяхәткә әзерләнәбез, эзләнү үткәрәбез, табигатькә ярдәм итәбез, һ.б.
Дәресләрдәге биремнәр ситуатив, төрле рольләрдә булып карый торган.
Коммуникатив технологиядән аермалы буларак, интенсив технологиядә:

Укучыларның сөйләм хаталары төзәтелми;
Лексик материал дәресләрдә аңга нигезләнмәгән (непроизвольно) төрле формаларда күп тапкыр кабатлана.
Биремнәр дәрес логикасына буйсынган хәлдә генә үзгәреп тора.
Балаларны сөйләшергә өйрәтү өчен иң уңышлылардан коммуникатив метод дип санаганга, бу аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексын еш кулланам. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Нигез итеп укучыларда кызыксыну уятуны алабыз. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт булып тора.

Роза Зәки кызы Хәйдарова дәреслекләре белән эшлим. Яхшы татар теле дәреслеге – милли байлык, ләкин бер дәреслек тә укучыларны сөйләшергә үзе өйрәтми. Дәреслек белән эшләгәндә, һәр укытучының методик осталыгыннан, тәҗрибәсеннән чыгып, иҗади якын килеп эшләве зарур. Бу дәреслек тематик принципта төзелгән. Темалар укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә тотып сайланган. Телдән аралашу өчен кимендә ике кеше кирәк. Шуңа да дәресләрнең соңгы биремнәре парларда яки төркемнәрдә телдән эшләү өчен бирелә. Тема ахырында дәресләрдә сөйләшү өчен бирелгән ситуацияләр нигезендә, аларны берләштереп һәм йомгаклап, проблемалы сораулар куеп, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре үткәрелә. Мәсәлән: “Көз” темасын үткәч, укучыларга уен формасындагы эшләр кушыла. “Нәрсә җитми?” уенында өстәлгә яшелчәләр рәсемнәре тезеп салына, укучылар әйтеп чыгалар, ә аннары бер рәсем яшерелә, укучылар җитмәгән яшелчәне атарга тиеш. “Сорау кисәкчәләре” темасын кертеп, “Көз” темасына башта сүзләр генә әйтеп чыгалар, ә аннары шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр. Проблемалы һәм коммуникатив технологияләрне керткән уеннар да бик еш куллана. Мәсәлән, “Көн – төн”, “Чылбыр” уены, “Лексик йомгак”, һ.б.

Роза Зәки кызы Хәйдарованың дәреслеге рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллыкка корылган. Цикл – уку материалын диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру, грамматик күнекмәләр формалаштыру, лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыру, диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала.

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Роза Зәки кызы Хәйдәрова дәреслекләре буенча аудирование өчен күп кенә кызыклы күнегүләр бирелгән. Шушы ук дәреслекләргә интерактив ресурслар да эшләнгән. Үз дәресләремдә алардан актив файдаланам. Һәм бу материалларның кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителгән булуы балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята дип уйлыйм. Чөнки укучылар бу биремнәрне яратып эшлиләр, БАЛА.RF сайтын кулланып үткәрелгән дәресләр дә бик уңышлы үтә.

Аралашуның, укыту алымнарының күптөрлелеге, мультимедиа, интерактив технологияләрне куллану - болар барысы да дәреснең эчтәлеген баета, аны уздыру темпын тизләтә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята.

Башкача уйларга өйрәнү – белем нигезендәге ташларның иң мөһиме. Уку эшчәнлеге ул баланың үзенчәлекле формадагы активлыгы. Укучының активлыгы дәрестә өйрәнә торган төшенчәләр белән эш итүнең гомум принципларын ачуга һәм куллануга юнәлтелгән була. Шулай эшләгәндә укучының мөмкинлекләре киңәя, ул чын мәгънәсендә уку эшчәнлегенең субъектына әйләнә. 9 нчы сыйныфларның рус төркеме укучылары белән берәр текст яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштырып сораулар куям, проблемалы биремнәр бирәм, проблемалы бурычлар куям. Проблемалы ситуация тудыру өчен капма-каршы сөйләшүләр кулланырга яки яңа материалга нигезләнеп кенә үтәлергә мөмкин эш тәкъдим итәм. Дәрестә хезмәттәшлек, проблемалы сорауга бергәләп җавап эзләү атмосферасы тудырам.

Уку эшчәнлегенең актив субъектына әйләнүе укучының танып-белүгә омтылышын арттыра, фикерләү, хәтерләү сәләтен активлаштыра, аңарда һәр яктан камил шәхес сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә. Бала үз-үзен үзгәртә, үстерә.

Шулай ук укучыларымның яхшы күрсәткечләре эшчәнлегем нәтиҗәсе булып тора. Татар теле буенча сыйфат күрсәткече: 2017-2018 нче уку елы –72%, 2018-2019 нчы уку елы –78%, 2019-2020 нче уку елы –82 % Татар теле һәм әдәбияты буенча район, шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә укучыларым теләп катнашалар. Татар теле буенча олимпиаданың шәһәр этабында 3 ел рәттән призерларым, КФУ үткәрә торган олимпиадада, Сәләт-Олимп олимпиадасында җиңүчеләрем бар. Укучыларым “Глобальләшү – заман чынбарлыгы”, “Интеллект. Карьера”, Т.Миңнуллин, Р.Миңнулин, И.Хәлфин, К.Ушинский, Д.В. Вилькеев исемендәге конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясап ясап, призлы урыннар яуладылар.

Татар теле сәгатьләре кими, ата-аналар татар теленнән баш тарта башлагач, кайбер коллегаларым төшенкелеккә бирелә башладылар. Ә миңа нәкъ менә хәзер без икеләтә, өчләтә тырышырга, кызыксындырырга, телебезне югалтмау өчен бөтен көчебезне бирергә тиешбез кебек тоелды. Шул максатны күздә тотып, мин укучыларымның күбрәк дәрестән тыш чараларда, туган телгә багышланган бәйгеләрдә катнаштырырга тырышам. Һәр елны үткәрелә торган халыкара “Илһамият” бәйге-фестивале укучыларымның яраткан бәйгесе, чөнки чыгышлары 1 нче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була. “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләрендә ел саен җиңүчеләребез бар. “Ватан нәрсәдән башлана” шигырь бәйгесендә дә 1 нче урынны минем укучым яулады. “Бабаларыбыз теле”( “Язык предков”) фоны оештырган бәйгеләрдә дә укучыларым теләп катнаша. Ә үзем бу фондның Татарстандагы вәкиле булып торам. Бу фонд – туган телләрне үстерү, саклау өстендә эшлэүче халыкара фонд. Ул ел әйләнәсендә туган телне үстерү максатыннан төрле чаралар, бәйгеләр үткәрә. Бәйгегә килгән эшләрне укыганда күңел сөенә, укучылар шулкадәр матур, эчтәлекле иҗади эшләр җибәрәләр! Телебез эле яши, киләчәге ышанычлы кулларда.

Вакытлы матбугат белән эшләү, фәнгә карата кызыксынуны арттыра дип саныйм. Шуңа күрә, соңгы елларда, укучыларым белән бергәләп күпләп “Салават Күпере”, “Ялкын”, “Казан утлары” журналына язылабыз. Бу журнал мәктәпкә килә, һәр санын уку дәресләрендә бергәләп укыйбыз, журналистлар, язучылар белән очрашулар оештырабыз.

Укытучылар өчен чыга торган басмаларны да өйрәнеп барырга тырышам, һәм уңышлы дип санаган эш тәҗрибәм белән белән “ Ачык дәрес” газетасы, “Мәгариф” журналы битләрендә, электрон белем бирү сайтындагы укытучыларның берләшмәлендә уртаклашам, үземнең сайтыма урнаштырам.

Мин – сыйныф җитәкчесе. 6 нчы сыйныфны җитәклим. Укучыларымны бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район бәйгеләрендә катнашабыз. Ата-аналар да безнең зур ярдәмчеләребез. Алар белән уртак тел табып эшләве үзе рәхәт. Сыйныф җитәкчесе буларак "Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә индивидуаль якын килү" дигән проблема өстендә эшлим. Бу тема бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Үз эшемдә төп максат итеп, укучыларны һәр яктан да шәхес итеп тәрбияләүне, аларны чын кешеләр итеп үстерүне, кешеләр арасында үз урынын табарга өйрәтүне куям. Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшемнең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын — укучым үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш дип уйлыйм мин. Үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам.

Шулай итеп, мин көннән-көн бер әйбергә инана барам: “Минем һөнәрем дөрес сайланган, тик, күңел биреп, тырышып эшләргә генә кирәк. Бөек педагог К.Д. Ушинскийның сүзләре искә төшә: “Әгәр дә сез һөнәрегезне дөрес сайласагыз һәм эшегезне күңел биреп башкарсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар”. Бу сүзләрдә хаклык зур, дип уйлыйм.

Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу. Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе һәрчак югары булса иде.

Прикрепленный файлРазмер
дәрестән фото.jpg53.87 кб