SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Хуснутдинова Гульзира Гилемхановна

Минем шәхси сайтым

Мин,Хөснетдинова Гөлзирә Гыйлемхан кызы, Идел буе районы 6 нчы гимназиянең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сайтта эш тәҗрибәм, төрле мәгълүматлар, балаларымның уңышлары белән таныша аласыз.Укытучылар, әти-әниләр, укучылар өчен файдалы бүлекләр бар.Тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны яза аласыз. Анда урнаштырылган материаллар сезнең өчен файдалы булыр дип ышанып калам. Сайтыма сылтама: https://nsportal.ru/aliya-h2001

Эссе Киләчәк укытучысы

Эссе

Киләчәк укытучысы

«Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез -

Сез иң күркәм кеше икәнсез”

Минем эш тәҗрибәм

Минем эш тәҗрибәм

Мин, Хөснетдинова Гөлзирә Гыйлемхан кызы, 27 ел элек Укытучы дигән бөек исемгә лаек булдым. Гомер уза, ләкин балаларга булган мәхәббәтем арта гына бара. Педагогик хезмәтем 1993 нче елдан башланды. Хәзерге вакытта Казан шәһәре Идел буе районында 6 нчы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытам.

Һәр кешенең хыялы, һәр эшнең үз максаты була. Максат – ул без ирешергә теләгән әйбер, субъектив образ, үзенә күрә ул – маяк. Без аңа ирешергә телибез. Шул ук вакытта бу теләкнең сәбәбе дә бар бит. Ни өчен мин бу максатка ирешергә телим? Үз эшемә күзәтү ясауны шушы төшенчәләрдән башлыйсым килә.