SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Киләчәк укытучысы".

 жанр (2)

Эссе
Киләчәк укытучысы
Сер итеп кенә әйтәм: университетны тәмамлаганда группадашларымның 60-70%: «Мин укытучы булып эшләмим!» дип, диплом алып чыгып киттеләр. Ул 60-70% арасында мин дә бар идем. Ләкин язмыштан узмыш юк диләр бит... Бер ел сәркатип булып эшләгәннән соң, “юллар” мине барыбер мәктәпкә алып килде һәм әлегә кадәр бу серле белем дөньясы мине җибәрми. Югыйсә укытучы булырга әллә ни хыялланмаган да идем кебек...
Кайберәүләр үз һөнәрен балачактан ук сайлап куя. Мин дә балерина булырга хыяллана идем. Ижау шәһәрендә туып, авылда үскән нәни кызчыкка кайдан башына бу уй килгәндер – белмим. Төшләремә балет пачкасы белән пуанталар кереп йөдәткәнне әлегә кадәр бик әйбәт хәтерлим. Әлбәттә, бу хыял хыял булып кына калды. Казаннан йөз чакрым ераклыкта урнашкан авылда кем мине балет биергә өйрәтеп ятсын? Ләкин күңелемдә әле дә бу сәнгать төренә аңлатып биреп булмый торган хисләр саклана. Балет биемәсәм дә, студент чакта ансамблебезнең “Уникс” концертлар залы, Г.Камал, К.Тинчурин, Качалов театрлары сәхнәләрендә еш кына чыгыш ясаган булды.
Студент вакытларым инде күптән (10 ел!) артта калды. Хәзер инде мин укытучы. Ләкин бию сәнгате укытучылык һөнәремдә дә еш чагылыш таба. Әдәбият дәресләрем тангодагы сыман салмак, ләкин хис-кичерешләргә, каршылыкларга бай; татар теле чечетка кебек төгәл, максатчан. Ата-аналар белән эшне мин төркемдәге халык биюе белән чагыштырыр идем: хәрәкәтләр төгәл, бертөрле булсалар – бар да әйбәт. “Биюне” төрлебез төрлечә аңлап эшләсә – каршылыклар килеп чыгуны көт тә тор. Дәрестән тыш эшкә килгәндә, минем уема һәрвакыт заманча бию төрләре: брейк-данс, хип-хоп, электроданс һәм башкалар килә, чөнки эшеңдә никадәр күбрәк заманча технологияләр, гаджетлар куллансаң, дәрестән тыш чараң шулкадәр уңышлы үтәчәк.
Туган тел һәм әдәбияты укытучылары шундый авыр хәлдә калган заманда әллә нинди хыял дөньясында йөзәсең шунда диючеләр күп булыр. Ләкин хыялларым миңа нәкъ шул проблемалар белән көрәшергә ярдәм итәләр дә инде. Шул хыяллар туган тел һәм әдәбият дәресен коры информация дәресе итеп түгел, ә иҗат процессы итеп алып барырга булышалар. Ә иҗат процессы вакытында балаларның телгә карата булган кызыксынулары арта, лексик, грамматик берәмлекләр җиңелрәк истә кала һәм (иң мөһиме!) укучыларны татар телен өйрәнергә мотивлаштыра.
Дөнья һәрвакыт үзгәреп тора. Заман таләпләренә туры килер өчен укытучыларга да үсәргә, үзгәрергә туры килә. Киләчәккә омтылган мөгаллимнәр өчен бу аеруча мөһим. Туган тел укытучылары алдында килеп туган проблемаларны зар елап кына хәл итеп булмый.Моның өчен күп көч куярга, үзең өстендә эшләргә кирәк. Инглиз язучысы Льюис Кэррол бик дөрес әйткән: “Бер урында калу өчен, кушаяклап чабарга кирәк, ә каядыр эләгү өчен, ким дигәндә, ике тапкыр тизрәк йөгерергә кирәк”.
Киләчәк укытучысы, иң мөһиме, балаларны яратырга, алар белән бер телдә сөйләшергә, көчле психолог булырга тиеш. Замана балаларының кызыксыну өлкәләрен белми торып алар белән “бер дулкында” булып булмый. Миңа бу очракта интернет ярдәмгә килә. You-tube канал, социаль челтәрләрдән яңа буын турында күп мәглүмат алып була. Рэперлар, аларның җырлары, яңа чыккан китаплар, фильмнар – боларның барысын да туган тел һәм әдәбият дәресендә фикер алышу өчен кертү мөһим.
Заманча технологияләрне яхшы белү, гаджетлар белән иркен эш итү - яшь буын өчен шулай ук мөһим күрсәткеч. Акбур, такта һәм дәреслек «Z буынын» күптәннән кызыксындырмый. Клиплы фикер йөртүләре аркасында, алар бары тик кыска, баштан ук кызыксыну уята торган, рәсемле информацияне генә кабул итәләр һәм истә калдыралар. ИКТ технологияләр бу очракта киләчәк заман укытучысының төп инструменты. Риза Фәхретдин дә юкка гына: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”,-дип әйтмәгән.
Һәр яңа заман укытучы алдына яңа бурычлар, максатлар куя, сынаулар җибәрә. Киләчәк укытучысы шул сынауларга сынмыйча-сыгылмыйча, намусын югалтмыйча, авырлыкларны җиңеп чыгарга тиеш. Шул очракта гына без укучыларыбыз өчен үрнәк зат була алачакбыз. Шул очракта гына балалар Укытучы һөнәренең Бөек һөнәр булуына ышанырлар.
Совет академигы, физик-теоретик Лев Ландауның сүзләре миңа зур оптимизм бирә: «...авыр замана турындагы зарлар - үз гамьсезлегеңне, ялкаулыкны һәм төрле күңелсезлекләрне аклау өчен хәйләле ысул. Эшләргә кирәк, ә аннан, бәлки, заманалар да үзгәреп куяр». Хөрмәтле коллегалар, горурлыгыбызны, дәрәҗәбезне югалтмыйча шул якты көннәрне күрүне максат итеп яшик эле.