
Блог пользователя Яруллина Альбина Наилевна
Эссе "Киләчәк укытучысы".
Эссе
Киләчәк укытучысы
Сер итеп кенә әйтәм: университетны тәмамлаганда группадашларымның 60-70%: «Мин укытучы булып эшләмим!» дип, диплом алып чыгып киттеләр. Ул 60-70% арасында мин дә бар идем. Ләкин язмыштан узмыш юк диләр бит... Бер ел сәркатип булып эшләгәннән соң, “юллар” мине барыбер мәктәпкә алып килде һәм әлегә кадәр бу серле белем дөньясы мине җибәрми. Югыйсә укытучы булырга әллә ни хыялланмаган да идем кебек...
Кайберәүләр үз һөнәрен балачактан ук сайлап куя. Мин дә балерина булырга хыяллана идем. Ижау шәһәрендә туып, авылда үскән нәни кызчыкка кайдан башына бу уй килгәндер – белмим. Төшләремә балет пачкасы белән пуанталар кереп йөдәткәнне әлегә кадәр бик әйбәт хәтерлим. Әлбәттә, бу хыял хыял булып кына калды. Казаннан йөз чакрым ераклыкта урнашкан авылда кем мине балет биергә өйрәтеп ятсын? Ләкин күңелемдә әле дә бу сәнгать төренә аңлатып биреп булмый торган хисләр саклана. Балет биемәсәм дә, студент чакта ансамблебезнең “Уникс” концертлар залы, Г.Камал, К.Тинчурин, Качалов театрлары сәхнәләрендә еш кына чыгыш ясаган булды.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Эш тәҗрибәсеннән.
Мин – Казан шәһәре Вахитов районы 18нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Альбина Наил кызы. Эш тәҗрибәмне уртаклашу темасы: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү”.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Әйдәгез танышабыз!
Хөрмәтле коллегалар! Мин, Яруллина Альбина Наил кызы, Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18нче номерлы мәктәбендә туган татар теле һәм әдәбиятын укытам. Барыгызны да шәһси сайтыма чакырам. https://albinayarullina4.wixsite.com/mysite Биредә тупланган мәгълумат сезгә файдалы булыр дип ышанып калам. Рәхим итегез!
- Войдите на сайт для отправки комментариев