SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм

yH6WmdCvdYE

Укыту-тәрбия процессында кейс технологиясен куллану аша күпкырлы шәхес формалалаштыру
Мин – Гафарова Алсу Радик кызы, Казан шәһәре Совет районының "8 нче гимназия – Мәгариф үзәге"нең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Кечкенәдән мин укытучы хезмәтенә гашыйк булып үстем һәм бу хыялым мине Казан дәүләт университетына алып килде. 5 ел инде балаларны татар телендә укырга, сөйләшергә өйрәтәм, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялим. Эш тәҗрибәм кечкенә булуына карамастан, бүген мин сезгә укыту - тәрбия процессында кейс технологиясен куллану аша күпкырлы шәхес формалалаштыру дигән методик тема буенча 2 ел эшләвемне күрсәтергә тырышырмын. Максатым - конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү.
Заман укытучысы.... Ул нинди булырга тиеш? Заман укытучысы, минемчә, белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын төгәл үтәп төпле белем бирүче, максатчан, яңага омтылучан, эзләнүчән, оптимист, иҗади эшләүче, фантазияга бай, яңа инновацион технологияләрне кулланып, замана белән янәшә баручы, үз халкына хезмәт итүче ул. Зур үсеш-үзгәрешләр кичереп яшәүче бүгенге җәмгыятькә киләчәктә дә туган ил язмышы өчен җаваплы, халыкара мөнәсәбәтләр корырга әзер, конструктив һәм хәрәкәтчән, мобиль булуы белән аерылып торучы, хезмәттәшлеккә сәләтле, мөстәкыйль рәвештә сайлау карары бирә белүче, эшмәкәр, әхлаклы һәм заманча белемле кешеләр кирәк. Димәк, хәзерге заман мәктәбе һәм укытучысы алдында санап үтелгән сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләү һәм үстерү бурычы тора. Бу бүгенге көннең социаль таләбе. Уку-укыту эшчәнлегенең төп максаты – шул бурычны үтәү дип саныйм. Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә.
Без бик авыр мохиттә яшибез. Хәзерге вакытта рус балаларына татар телен өйрәтүнең төрле юллары бар. Мещерякова системасы, Николай Максимов системасы, Сәлам УМКсы рус балаларын мотивлаштыра, кызыксындыра. Ә татар балаларына нишләргә сон? Шулай эшләү, эзләнүләр дәверендә мин кейс технологиясенә килеп чыктым. Мин баштан традицион методларны кулланып эшләдем. Һәм сонгы ике елда кейс технологиясенә тап булдым. Әгәр укучылар үзләре эзләнсә, проектлаштырса, конструкторлаштырса, алган белемнәренә тормышта кулланылыш тапса, ягъни дөньяны үзләре танып белсәләр генә, белем алу кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле була. Шул максаттан, мин дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кейс технологиясен кулланам. Бу ысулны баштан үзем өйрәндем, аннары балаларга өйрәттем һәм ике ел инде шул технология белән эшлим.
Кейс латинчадан – буталчык, үзенчәлекле хәл дигән сүз. Инглиз телендә кәгазьләр, документ салып куя торган кечкенә чемодан (сумка, портфель) мәгънәсенә ия.
Кейс методы чит илдә киң кулланылышка, беренче тапкыр Гарвард университетының (1920 елда) бизнес мәктәбе укытучылары тарафыннан кертелгән. Россиядә бу технология соңгы 3–4 ел эчендә кертелә башлады. Бүгенге көндә бу метод безнең илдә дә актив кулланылышка кереп бара һәм актуаль мәсьәләләрнең берсе санала. Чөнки бүгенге көндә мәктәпләр алдына куелган бурычлар белем бирүгә яңача караш, интерактив алымнар куллануны таләп итә. Уку-укыту процессында интерактив алымнар куллану укучыларның танып белү активлыгын арттыруга, аралашу осталыгын үстерүгә, төркемнәрдә, коллективта эшли белү күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә.
Кейс – тормыштан алынган хәл; мәгълүматны кабул итү, конфликтны һәм проблеманы чишү.
Билгеле бер проблемалы ситуацияләрне анализлау, күнекмәләрне камилләштерү, төрле өлкәләрдә тәҗрибә туплауны конкрет бер ситуациядә бирелгән проблеманы тану, күрә белү, аны чишү юлларын билгеләү, анализлау, һәм нәтиҗә чыгаруны үз эченә ала; алган белемнәрне тормышта куллану, тормышта кабул иткән мәсьәләгә җаваплы карау, белем алу теләге уяту, мәгълүмат белән эшли белү, фикереңне үстерү, төркемнәрдә эшләү, үз фикереңне әйтү, дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерә.
Методның асылы – укучыларны катлаулы проблемаларны чишәргә өйрәтү, танып белү активлыгын арттыру, аралашу сәләтен үстерү.
Методның төп максаты – һәр укучыга үзенә кирәк булган белем алуның шәхси уникаль юлларын билгеләргә ярдәм итү. Укучыларның үзлегеннән белем алуга чыгу юлы күзәтелә һәм бу юл бүгенге белем алу таләпләренә туры килә.
Кейс технологиясенең бурычлары һәм функциясе
- кейс методында уку мәсьәләсенең һәм мөмкинлекләренең киң даирәсе бар;
- яңа белем һәм гомуми күзаллауны барлыкка китерү;
- критик һәм стратегик фикерләү сәләтен үстерү, альтернатив күзаллауны исәпкә алу һәм тыңлый белү фикерен дәлилли белү;
- авыр һәм структурасыз проблемаларның анализ күнекмәләрен барлыкка китерү;
- аралашу өчен аек акыл, җаваплылык хисе тудыру;
- командада эшли белү мөмкинлеге;
- куелган проблемаларга нигезле карар табу мөмкинлеге булдыру;
Кейсның төрләре:
- гамәли кейслар (тормыштан алынган реаль вакыйгаларны үз эченә ала).
Мәсәлән, әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен (мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, мәсәл, әкиятләр) кертергә мөмкин. Халык авыз иҗаты әсәрләре әхлаклы, тәрбияле булырга, әйткән сүзендә торырга, ялганчы булмаска өйрәтә. Бу сыйфатлар тормышта кешедә булырга тиешле сыйфатлар. Көндәлек тормыш белән киң бәйләнештә булуын аңлатуда һәм укучыларны эзләнү эшләренә тартуда кейс отышлы алым.
- өйрәтү характерындагы кейслар (уку материалын үз эченә ала).
Мәсәлән, татар һәм рус телләре фәннәрен чагыштырып сүз төркемнәрен өйрәтү.
Бирем-тикшерү (булган белемнәрне). Өстәп яз.
Исем – сүз төркеме/..........
................/ обозначает предмет
Берлек һәм күплек санда була/..................
......................./ собственное и нарицательное
Килешләр белән төрләнә/.......................
...................../В предложении может быть главным и второстепенным членом. (һ.б)
Укучылар кайсы биремдә авырсынган, нинди теманы өйрәнгәндә күбрәк игътибар итәргә икәне дә ачыклана.
- фәнни-тикшеренү кейслары (эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген үз эченә ала). Мин бу кейсларны дәрестән тыш эшчәнлектә фәнни конференцияләргә әзерләүне кулай күрәм.
Кейс методының белем бирүнең традицион формаларыннан аермасы:
1) “укыту” стиле “үзлегеннән эзләнү” белән алмашына;
2) укучыларда иҗади эшчәнлек сыйфатлары калыплаштырыла, аңлы рәвештә белем алуга китерә;
3) укытучы сайлаган проблемаларны укучылар мөстәкыйль чишәләр, үзләштерелгән белем-күнекмәләрен файдаланып эшлиләр;
4) командада эшләү күнекмәләре камилләштерелә;
5) төрле кейс биремнәрен анализлап, укучы алдагы тормышына төрле ситуацияләрдән чыгу юлларының әзер схемаларын туплый, катлаулырак проблемаларны чишү күнекмәләре формалаша.
Кейс методын мөстәкыйль эшчәнлеккә әзер укучылар белән эшләгәндә генә кулланырга мөмкин. Укуга мотивация булмау кейсларны өстән генә карап чыгу белән чикләнергә мөмкин. Кейс методы башка методлар белән чиратлаштырып алып барыла. Кейсларны төрле формада бирергә мөмкин: язма кейс, мультимедиа-кейс, видео-кейс. Күләме ягыннан да кейслар төрлечә булырга мөмкин: бер бит язма материалдан алып берничә язма биткә кадәр. Ләкин зур күләмле кейслар укучыларга кабул итү өчен авыррак. Кейс методы белән эшләгәндә әзерләнгән кейслар белән бергә аларны куллану буенча методик тәкъдимнәр дә булырга тиеш.
Кейс методы куллану дәресләрен оештыруның якынча планы:
1. Әзерлек этабы. Укытучы ситуацияләр, өстәмә материал әзерли. Дәресне урынын, бурычларын билгели.
2. Таныштыру этабы. Бу этапта укучыларны ситуация белән таныштыру күз алдында тотыла. (ситуация, өстәмә материал, глоссарий)
3. Төп этап. Укытучының кереш сүзе, укучыларны төркемнәргә бүлү, билгеләү, төркемнәрнең эшләрен оештыру (укучыларның укылган материалны төркемдә сөйләүләре, материал буенча фикер алышу, проблемаларны билгеләү, модераторларны билгеләү).
4. Дискуссия оештыру. 1.Төркемнәрдә дискуссия оештыру, проблемаларны тикшерү, чишү юлларын эзләү. 2. Гомуми дискуссия. Анализ нәтиҗәләре белән таныштыру, чишелешне билгеләү, йомгаклау. Укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.
5. Йомгаклау этабы. Анализланган проблема нәтиҗәләрен презентацияләү. Берничә юл (чишелеш) булырга мөмкин. Укытучы чыгышы. Бәяләү.
Кейс технологиясе белән эшләгән укучыларның осталык дәрәҗәсе:
- ситуацияләрне анализлый белү;
- альтернативаларны бәяли белү;
- оптималь вариантны сайлый белү;
- аны башкаруны планлаштыру.
Эш алымнарының төрлелегенә ияләнгән укучылар, һәр очракта үз алларына максат куеп, шул максатка ирешү өчен ныклы эшчәнлек алып баралар. Кейс технологиясе укучыларга да бик ошый. Бик теләп дәрескә әзерләнәләр үзләре белән өстәмә материал алып киләләр, дәрес вакытында да актив эшчәнлек алып баралар. Бүгенге заманда сөйләп кенә балаларны уйларга һәм сөйләргә өйрәтү бик авыр. Хәзер инновацион культура белән якыннан таныш булырга кирәк. Эшемдә әзер программалар: PowerPoint, LearningApps.orq, Kahoot, Plikers кулланам. Шулай ук шәхси сайтым бар. (https://nsportal.ru/gafarova-alsu-radikovna)
Үз эшемнең җимешләрен балаларымның уңышларында күрәм. Укучыларым белән күп кенә бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашабыз. Һәм алдынгы урыннарны яулыйбыз. 2016 нчы елда Республика олимпиадасының муниципаль этабында 5 сыйныф укучысы Дунаева Анастасия призер булды. 2018 елда “Алиш эзләреннән” V төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Әкиятләрдән олы тормышка” секциясендә 6 сыйныф укучысы Камалтдинов Марат II урынга лаек булды. Укучылар “Әбием сандыгы”, “Әни, әнкәй, әнием” дигән бәйгеләрендә бик теләп катнашалар. Бигрәк тә татар телендә үткәрелгән “Эрудит”, “Мин кулыма китап алам”, “Без булдырабыз” кебек республика күләмендә үткәрелгән ачык олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашырга теләкләре зур.
Укучыларыма үрнәк булыр өчен үзем дә төрле чараларда, бәйгеләрдә актив катнашам. Бу бәйгегә дә мин үземне сынап карарга килдем. Чөнки бер урында гына таптанып, үзеңә йомылып кына утырып замана белән бергә атлап булмый. Шуңа күрә агымнан артта калмаска тырышам. Минем тормыш девизым бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән кешенең генә киләчәге өметле була” дип яшим мин бу дөньяда.