
Блог пользователя Гафарова Алсу Радиковна
Шәхси сайтыма рәхим итегез!
Мин, Гафарова Алсу Радик кызы, Совет районының 8 нче гимназия – Мәгариф үзәгенең I квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы. Сайтымда эш тәҗрибәм тупланган. Әгәр алар Сезгә ярдәм итә алса, мин моңа шат кына булырмын. Сайтыма сылтама: https://nsportal.ru/gafarova-alsu-radikovna
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Минем эш тәҗрибәм
Укыту-тәрбия процессында кейс технологиясен куллану аша күпкырлы шәхес формалалаштыру
Мин – Гафарова Алсу Радик кызы, Казан шәһәре Совет районының "8 нче гимназия – Мәгариф үзәге"нең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Кечкенәдән мин укытучы хезмәтенә гашыйк булып үстем һәм бу хыялым мине Казан дәүләт университетына алып килде. 5 ел инде балаларны татар телендә укырга, сөйләшергә өйрәтәм, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялим. Эш тәҗрибәм кечкенә булуына карамастан, бүген мин сезгә укыту - тәрбия процессында кейс технологиясен куллану аша күпкырлы шәхес формалалаштыру дигән методик тема буенча 2 ел эшләвемне күрсәтергә тырышырмын. Максатым - конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее