SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эш тәҗрибәмнән

 фотография

Мин Галимуллина Лилия Фәргат кызы Совет районының 159 нчы лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Киләчәк. Ул берничә дистә елдан нинди булачак? Хәзерге көнебез үткәнгә, ә үткәнебез ерак тарихка әйләнгән чиктә безне нәрсә көтә? Бу сораулар мәңгелек. Кешеләр гел бу сорауларга җавап эзләгән, киләчәккә күз салган, аны алдан белергә омтылган. Әлбәттә, һәр татар кешесе искиткеч якты, шатлык-куанычлар белән тулы, кайгы-хәсрәтсез, милли татар телле киләчәк көтә.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен, гомумән туган телләрне укыту процессында зур үзгәреш сорый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак алдыбызда торган бурыч: татар телен саклап калу, укучыларыбыз аша телне, әдәби байлыкларны, гореф-гддәтләребезне киләчәк буынга тапшыру.
“Без татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”, дигән телебезне үстерүгә гаятъ зур өлеш керткән галимебез К.Насыйри. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз. Чөнки иң кадерле сүзләрне без туган телдә әйтәбез. Тел булмаса — хәтер , хәтер булмаса — тарих , тарих булмаса — халык юклыгын һәркем яхшы аңлый. Татар теле укыту методикасының тамырлары ерак тарихларга барып тоташа, 6 этапка бүлеп карала.
Мин рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә лингвокультурологик компетенцияләр формалаштыру дигән методик тема өстендә эш алып барам.
Максатым - хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирә торган укучыларда милли татар телендә сөйләшү теләген уяту, телне өйрәнүгә кызыксынуны үстерү алымнарын эзләү.
Максаттан чыгып бурычларны билгеләдем:
- укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
- телне ассоциацияләү аша өйрәнү;
- хисси-образлы фикерләүне үстерү
- тел мохитенә “чумдыру”,
- тел мәктәбендә шәхси эш алымнарымны булдыру.
Тел мәктәбенең структураларын үзләштерү аша укучылар иркен аңлашуга, аралашуга, уңышлы һәм югары нәтиҗәгә ирешә.
Тел мәктәбенең структуралары түбәндәгеләр:
1. Лексика- сүзләр җыелмасы, сүзлек составы Укучылар үзләренең сүз байлыгын төрле уеннар аша туплыйлар һәм үзләренең сөйләмнәрендә куллану күнекмәләрен булдыралар. (күрсәтмә әсбаплар буенча сүзләр өйрәнү, “Сүз яса”уены, “Сүз төзе” уены, “Артык сүзне тап”уены, “Яшеренгән сүзләрне тап” уены, “Сүзләрне өйләренә урнаштыр” уены, “Бармак” уены, “Тылсымлы чылбыр”уены)
2.Аудирование- тыңлап аңлау, аерым авазларны, сүзләрне, ишетеп таный белү. Бу структураның төп үзенчәлеге татар теленең үзенчәлекле авазларын ишетеп дөрес әйтергә өйрәтүдән, аларны истә калдыру һәм тиешле урында алыштырып куя белү күнекмәләрен булдырудан тора ( “Ана теле” онлайн мәктәбендә катнашу, аудиоязмалар тыңлау, җырлар тыңлау, рольле уеннар уйнау, акыл штурмы, ситуатив күнегүләр)
3.Дөрес әйтү структурасы. Татар теленә өйрәтүдә фонетик кыенлыкларны җиңү зур әһәмияткә ия. Фонетик күнегүле биремнәр һәр көн, һәр дәрестә кулланылса, авазларның дөрес әйтелешендә зур адымнар ясала. (тел төзәткечләр әйттертү, тизәйткечләр өйрәнү, сүзләрнең басымнарын дөрес билгеләү, җөмләләрне дөрес һәм төрле интонация белән әйтү, аерым репликалар әйттертү.
4.Дөрес уку структурасы. Татар теле – аһәңле тел. Телнең матурлыгын, сыгылмалылыгын белү өчен бу структура зур этәргеч ясый. Без авазларны, иҗекләрне, сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп әйтеп, сүз басымын дөрес куеп, тиешле интонация белән укырга өйрәнәбез. Дөрес уку аңлап укуны яхшырта. Ә аңлап уку булмаганда, уку сәнгатьле була алмый. ( мәкаләләр уку, әдәби әсәрләр уку, аңлап уку, йөгерек уку, сәнгатьле уку, дөрес уку, )
5.Дөрес сөйләү структурасы. Сөйләмебез төзек, аңлаешлы булсын өчен без фикеребезне дөрес әйтә дә белергә тиеш. Әйбәт сөйләү – ишетелерлек итеп дөрес уйлау ул. (тема буенча фикер алышу, диалогик сөйләм төзү, монологик сөйләмгә чыгу, эчтәлекне аңлап сөйләү)
Тел мәктәбендә кулланган метод һәм алымнар алар минем телгә өйрәтүдә шәхси эш системамны барлыкка китерә Бүген мин, безнен лицеебызда татар теленә өйрәтүче тел мәктәбе үз вазифасын башкара дип, нык ышанып әйтә алам.
Тел мохитенә чумдыру бурычын тормышка ашырганда уку-укыту кабинетының да роле бик зур. Укыту кабинеты ул – укытучы һәм укучы эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итүче үзәк.
Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүләрен һәм фән белән кызыксынуларын арттыру өчен, дәрестә һәм өйдә эшләү генә җитми, класстан тыш эшләрне оештыру, аларны эзлекле һәм кызыклы итеп алып бару зарур. Төрле дәрестән тыш чараларда укучыларым актив катнаша. Моңа мөнәсәбәтле “Сәләт” әдәби түгәрәге” исеме астында авторлык программасы яздым. Бу программа КФУ ның татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Йосыпова Н.М. тарафыннан югары бәяләнде.
Иҗади укытучы гына иҗади укучы шәхесен тәрбияли ала. Шуңа күрә, мин дә укучыларым белән бергә өйрәнәм, үсәм, нәтиҗәлелеккә омтылам. Методик тема кысаларында эш тәҗрибәмне төрле семинарларда, конкурсларда, газета-журналларда, интернет челтәрендә уртаклашам, белем ру, туган телем ру, ана теле ру сайтларыннан шулай ук edu tatar ru порталыннан эшем өчен кирәкле материаллар алам. Татар теле һәм әдәбияты БРТ һәм ТДИ тикшерү комиссияләрендә 2013 нче елдан бирле эксперт буларак катнашам. Интернет челтәрендә шәхси сайтым бар , шулай ук еду татар ру порталында татар теле укытучылары берләшмәсендә үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам.
Чирек, еллык нәтиҗәләре буенча өлгереш һәм сыйфат мониторингы алып барам Уку эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча вакытында алынган мәгълүмат тиз арада авырлыкларны табарга, кирәкле ярдәмне күрсәтергә һәм белем бирү эшчәнлеген көйләргә булыша. Алексеева, Яшиналарның “Туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерү методикасы “ на таянып, укучыларның тел мәктәбендәге эшчәнлеген бәялим.
Ләкин ни кызганыч, рус мәктәбе шартларында укучыларны тел мохитенә чумдыру җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шушы ихтыяҗны тормышка ашыру максатыннан без дәрестән тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирәбез.
Сүземне йомгаклап зур ышаныч белән шуны әйтәсем килә. Татар теле – милләт теле. Милли телне саклау – милләтне саклау ул. Заманыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары – дөрес юнәлеш бирүче, үстерүче, яратучы, саклаучы, милли гореф- гадәтләребезне, мәдәниятебезне укучыларыбыз аша киләчәккә илтүче остаз-мөгалимнәребез алар.

Прикрепленный файлРазмер
тәҗрибәм..doc47.5 кб