
Блог пользователя Галимуллина Лилия Фаргатовна
Эш тәҗрибәмнән
Мин Галимуллина Лилия Фәргат кызы Совет районының 159 нчы лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Киләчәк. Ул берничә дистә елдан нинди булачак? Хәзерге көнебез үткәнгә, ә үткәнебез ерак тарихка әйләнгән чиктә безне нәрсә көтә? Бу сораулар мәңгелек. Кешеләр гел бу сорауларга җавап эзләгән, киләчәккә күз салган, аны алдан белергә омтылган. Әлбәттә, һәр татар кешесе искиткеч якты, шатлык-куанычлар белән тулы, кайгы-хәсрәтсез, милли татар телле киләчәк көтә.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен, гомумән туган телләрне укыту процессында зур үзгәреш сорый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак алдыбызда торган бурыч: татар телен саклап калу, укучыларыбыз аша телне, әдәби байлыкларны, гореф-гддәтләребезне киләчәк буынга тапшыру.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее
Галимуллина Лилия Фәргат кызының шәхси сайты
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Минем шәхси сайтларыма рәхим итегез! Сезнең белән аралашуга, тәҗрибә уртаклашуга, файдалы хезмәттәшлеккә өметләнәм. Теләк-тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны языгыз.Аралашып яшик! Татар телебезне саклыйк! Сайтларыма сылтама: https://gulfiya93.wixsite.com/liliyaf, https://nsportal.ru/galimullina-liliya-fargatovna
- Войдите на сайт для отправки комментариев
ЭССЕ "Каршылыклар аша йолдызларга таба"
«Хыялсыз кеше- канатсыз кош» дигән гыйбарәнең дөреслегенә яши-яши ышанасың. Хыяллардан башка тормышны күз алдына да китерүе читен. Бала чагыннан кешене озата килеп, яшәргә көч-дәрман бирүче иң мөкатдәс нәрсә ул хыял.
Хыял тәмен һәр татыган кеше
Су төбендә ятмас таш булып.
Йолдыз булып күккә атылыр ул,
Яшәп калыйм диеп, бер янып.
Мин дә хыялланырга яратам. Нәни вакытта минем тизрәк үсәсем килде. Ә аннары... Айга менәсем, кояшны күрәсем, белем аласым. Хыялларым үзем белән бергә үсә бардылар. Ләкин горурланып әйтә алам – алар берсе дә буш түгел. Укуымны дәвам итү максатыма әверелде дисәм, һич ялгыш булмас. Авыр буласын беләм, әмма сынатмаячакмын, чөнки җәмгыятькә файдалы шәхес буласым килә.
Урау-урау юллар үтсәң генә,
Ни икәнен аның беләсең.
Авырлыклар аша килгән бәхет
Бик кадерле була күрәсең...
Дөрес сайлаган һөнәрем аша үземне камилләштереп, илем өчен игелекле хезмәт итү – менә минем иң тәүге һәм иң зур хыяллым. Юлымдагы каршылыклар мине куркытмый, алда аллы-гөлле офыклар көткәндә, алар кечерәеп кала кебек. Зәңгәр күктә үз йолдызларыңны табу, кабызу үзе зур бәхет булачагына һич икеләнми идем.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее