SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

ЭССЕ "Каршылыклар аша йолдызларга таба"

«Хыялсыз кеше- канатсыз кош» дигән гыйбарәнең дөреслегенә яши-яши ышанасың. Хыяллардан башка тормышны күз алдына да китерүе читен. Бала чагыннан кешене озата килеп, яшәргә көч-дәрман бирүче иң мөкатдәс нәрсә ул хыял.
Хыял тәмен һәр татыган кеше
Су төбендә ятмас таш булып.
Йолдыз булып күккә атылыр ул,
Яшәп калыйм диеп, бер янып.
Мин дә хыялланырга яратам. Нәни вакытта минем тизрәк үсәсем килде. Ә аннары... Айга менәсем, кояшны күрәсем, белем аласым. Хыялларым үзем белән бергә үсә бардылар. Ләкин горурланып әйтә алам – алар берсе дә буш түгел. Укуымны дәвам итү максатыма әверелде дисәм, һич ялгыш булмас. Авыр буласын беләм, әмма сынатмаячакмын, чөнки җәмгыятькә файдалы шәхес буласым килә.
Урау-урау юллар үтсәң генә,
Ни икәнен аның беләсең.
Авырлыклар аша килгән бәхет
Бик кадерле була күрәсең...
Дөрес сайлаган һөнәрем аша үземне камилләштереп, илем өчен игелекле хезмәт итү – менә минем иң тәүге һәм иң зур хыяллым. Юлымдагы каршылыклар мине куркытмый, алда аллы-гөлле офыклар көткәндә, алар кечерәеп кала кебек. Зәңгәр күктә үз йолдызларыңны табу, кабызу үзе зур бәхет булачагына һич икеләнми идем.
Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз, ягъни мин, Галимуллина Лилия Фәргат кызы, Арча районы Яңа Кенәр авылында туганмын. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга кердем. 2004 нче елда югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, Казан шәһәре Совет районының 159 нчы лицеенда укытучы булып эшли башладым. 14 ел биредә татар теле һәм әдәбияты укытам.
Укытучы! Күпме мәгънә салынган бу сүзгә. Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытучы Фатыйхова Надия Габделбәр кызы - минем өчен иң сабыр, иң зирәк, иң мәрхәмәтле укытучыларымның берсе иде. Нәкъ менә Надия апа минем күңелемдә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүче булды. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык шигырьләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Тавышында никадәр сәнгатьлелек, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң бар иде. Укытучымның әлеге сыйфатлары мине киләчәктә мөгаллим булырга дәште. Мин һәрвакыт : “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булсам, иң зур бәхет шул булыр!”-дип уйлый торган идем. Әлбәттә, бәхет- күпкырлы төшенчә. Бар көчеңне, булдыклылыгыңны яраткан һөнәреңә багышлау, уңышларыңа куану, методик табышлар белән эшчәнлекне яңарту, укучыларның рухи дөньясын баету бәхет түгелме?
Югары уку йортын тәмамлагач, кулыма диплом тотып, сөенеп тә, куркып та, укытучы булып, укучылар каршына кереп басканым бүгенгедәй хәтеремдә. Әйе, бик авыр һәм тынгысыз иде бу минутлар. Ләкин көчле рухлылар гына максатларына тиз ирешәләр. Әтиемнән бирелгән тыйнаклык, әниемнән күчкән тырышлык – укытучы эшенең төп сыйфатларыннан берсе булды. Шушы юлны сайлаганыма һич тә үкенгәнем юк, киресенчә, эшләү елларым арткан саен, горурлана гына барам.
Укытучы һөнәре- ул искиткеч, чөнки без мөстәкыйль, иҗади максатчан егет-кызлар тәрбиялибез, аларга белем бирәбез. Ул - җаваплы һөнәр. Чөнки игътибар үзәгендә башлангычларның да башлангычы булган балачакны истәлекле итүдә, белем туплауга, дус яшәргә өйрәтүдә син үз өлешеңне кертәсең. "Укучыларга белем бирә аламмы мин, күңелем ярлы,буш түгелме?!” дигән сораулар да тынгылык бирми. Минем өчен һәр укучы – үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар, шулай кабул итәм мин аларны. Парта артындагы һәр сабый - аерым бер йолдыз ул. Аларның һәрберсе талантлы, сәләтле. Менә шул сыйфатларны үстерү, камилләштерү- минем бурычым. Киләчәктә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы, көндәшлеккә сәләтле иҗади шәхесләр итеп күрергә өметләнәм мин аларны.
Дәресләр... Укытучы белән укучының бергәләп иҗат иткән, мөстәкыйль карарлар кабул иткән дәресләрне иң яхшы дәресләрем дип саныйм. Укучыларның кызыксыну тулы күзләрен күрү- минем өчен иң кадерле минутлар. Алар мине көннән-көн үзләренең үзенчәлекле тотышлары, кызыксынучан, сәләтле, булдыклы булулары белән шаккаттыралар. Көннән-көн йолдызчыкларым яктырак янып мине бик куандыралар. Авыр, ләкин мактаулы хезмәтемнең җимешләрен күрү үзе зур шатлык. Укытучы хезмәтен минут белән дә, сәгать белән дә үлчәп булмый. Эшебезнең нәтиҗәсен күрер өчен озак еллар үтә. Мәшәкатьле дә, борчулы да, кызыклы да дөнья ул – мәктәп дөньясы. Яратам, бик яратам мин бу дөньяны!
Дәрес бара. Миңа дистәләгән күзләр төбәлгән. Аларның карашында белемгә омтылыш та, җылы сүзгә ихтыяҗ да, теләктәшлек тә күрәм. “Акыллым, син булдырасың; матурым, фикерләрең бик матур; молодец, дөрес язгансың...”, - дигән мактау сүзләре яудырам, укучыларымны тагы да тырышып эшләргә этәрәм, уңышларына чын күңелемнән шатланам.
Тормышыбыз көн саен үзгәреп тора. Илдә барган каршылыклар, авырлыклар алдында каушап калырга ярамый. Хәзерге заман укучылардан иҗади эшли белүне таләп итә. Яшь буын иҗат итәргә өйрәнергә тиеш. Бу сыйфат яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылганда гына формалаша. Укучыда телгә, әдәбиятка кызыксыну, мавыгу уяту, телне саклап калу, үстерү – татар теле укытучысының бурычы. Зур теләкләр белән килгән беренче сыйныф укучысына киңәшче, остаз, юл күрсәтүче булып, аңа кемнеңдер кадерлесе итеп карап, яратып яңа омтылыш тудырганда эшебез нәтиҗә бирер. Әлбәттә нәтиҗәгә ирешү өчен бик күп сикәлтәле юллар үтәсе бар. Ләкин тырышканнар таба, ташка да кадак кага, галәм чикләрендә үз юлларын ача. Галәмебез киң, һәр йолдызның ничек януы укытучыдан да тора. Мин дә үземнең эшемдә әдәби әсәрләр аша ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, аларның тормышны күзаллауларына, тәрбия, белем бирү мәсьәләләренә нинди карашта булуларына игътибарны юнәлтергә тырышам. Татар халкының бөек шагыйрьләре Габделҗаббар Кандалый, Габдулла Тукай иҗатлары аша туган телебезнең бөеклегенә ышандыруны үземнең эшемдә максат итеп куям. Бу максатларга бары тик укучыларны яратып, аңа күңел җылыңны биреп , аның белән бергәләп рухи хезмәт башкарып кына ирешеп була. Җанлы аралашуны бер техник чара да алыштыра алмый. Укучы белән турыдан –туры аңлашуга ни җитә!
Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам. Укучыларым белән мин дә үсәм. Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда. “Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш – шәхеслекнең төп билгесе” – ди күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Минем укучыларым да киләчәктә шундый шәхес булырына, зәңгәр күктә үз урыннарын табып йолдыз булып балкыячакларына ышанып калам.

Прикрепленный файлРазмер
аша йолдызларга таба. Эссе.doc39 кб