SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм.

IMG-20171223-WA0193

ФДББС шартларында укучыларның аралашу компетенциясен үстерүдә актив формаларны куллану
(татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Р.Ибраеваның эш тәҗрибәсеннән)
Бүгенге көндә милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше булган туган телне яклау, аны саклап калу, үстерү -иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Мәгариф өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар һәм эш алымнары кулланыла, алар тагын да камилләшә бара. Татар телен фән буларак урта мәктәптә укыту барышында заманча технологияләр кулланып кына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Чөнки без яңача эшләргә омтылган, заманнан калышмыйча алга баручы буын белән көндәлек эш алып барабыз. Хәтта, әйтергә кирәк, шул буынның фикерен туплап, акыл һәм белем сәләтен үстерүдә үзебезнең даими өлешебезне кертәбез.
Укучыларда татар теленә хөрмәт уяту,аларның аралашу осталыгын үстерү, телне гамәли кулланырга өйрәтүне мин үземә максат итеп куйдым. Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем: “ФДББС шартларында укучыларның аралашу компетенциясен үстерүдә актив формаларны куллану.” Дәресләремдә аралашу ихтыяҗын тудырырырлык актив формалар кулланып, укучыларның танып белү эшчәнлеген оештырам,
шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып, методик алымнарны, заманча технологияләрне сайлыйм;
укучыларда тел дәресләренә уңай караш булдырырга тырышам.
Яңа технологияләргә нигезләнгәндә, укучы эшчәнлеге продуктив, иҗади, эзләнү характерын ала. Методның нигезендә укучы һәм укытучының диалогы тора. Укытуда актив методлар дигәндә, без А. М. Матюшкин, Т. В. Кудрявцев, М. И. Махмутов, И. Я. Лернер, М. М. Леви һәм башкаларны саный алабыз.
Актив методлар кулланып укыту түбәндәге гомуми дидактик принципларга нигезләнә:
1.укыту методы һәм укытуның эчтәлеге арасында туры килү принцибы;
2. метод һәм эчтәлекнең укыту максатларына туры килү принцибы;
3. проблемалылык принцибы;
4. «тискәре тәҗрибә» принцибы;
5. «Гадидән авырга» принцибы;
6. коллектив эшчәнлекне оештыру принцибы;
7. алгарышлы укыту принцибы;
8. уку вакытын экономияләү принцибы.
Укытуның актив методлары белем һәм күнекмәләрне үзләштерү вакытын кыскартырга һәм мөстәкыйль эшкә күбрәк вакыт калдырырга мөмкинлек бирә, чөнки яңа белемнәрне үзләштерү практик күнегүләр белән бергә бара. Мәсәлән, теманы аңлау, биремне үтәү, ситуатив күнегүләр башкару, эшлекле уен эшен берләштерергә була. Ягъни укучы укытучыны тыңлап кына утырмый, бергә ниндидер күнегү эшли, диалог аша үз фикерен белдерә, нәтиҗә ясый, үзенә бәя бирә.
Яңа технологияләргә, актив формаларга нигезләнгәндә, укучы эшчәнлеге продуктив, иҗади, эзләнү характерын ала. Әлеге технологияләр арасыннан иң отышлысы дип коммуникатив үстерелешле укыту технологиясен саныйм. Аралашуга чыгару өчен дәрестә ситуатив биремнәр, аудирование(тыңлап аңлау), чылбырлы сөйләшү, рәсемнәр аша сөйләмгә чыгару, комментарийлар бирү, рольле уеннар куллануны уңышлы дип саныйм. Безнең асыл максатыбыз укучыны сөйләмгә алып чыгу, аралашырга өйрәтү, “ватып-җимереп” булса да, үз фикерләрен җиткерә белүләренә ирешү булырга тиеш, минемчә.
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча телне чагыштырып укыту, проблемалы укыту укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.
Тәнкыйди фикерләү технологиясе проблемалы укыту методикасына нигезләнгән. Укучыларның креатив фикерләү сәләтен үстергәндә, үз фикерен башкаларга җиткерүдә тәнкыйди фикерләү технологиясе ярдәмгә килә.Дәресләремдә синквейн, кластер төзү, инсерт, идеяләр кәрзине, балык кылчыгы ысулларын кулланам. Рефлекция этабында синквейн актив методын кулланырга тәкъдим итәм. Кыска аңлатмалар белән дәрес материалын ачып бирү үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклый. Синквейн язу укучыларның тел байлыгын арттыруга, белемнәрен системага салырга ярдәм итә. Кластер методы теманы аңлы рәвештә үзләштерергә ярдәм итә. Принцибы: теге яки бу проблема буенча алган белемнәрне системага салу. Шулай ук татар теле дәресенә әдәбият китабыннан материаллар кертүне дә отышлы дип саныйм.(синтез) Материалларны керткәндә әдәби әсәрдән өзек китерелә.Шул рәвешле балалар эзләнүгә тартыла.Татар теле материалын әдәби әсәргә нигезләнеп аңлату уңышлы, чөнки татар теле дәреслегендә бәйләнешле сөйләмгә чыгару өчен текстлар аз. Идеяләр кәрзинен әдәбият дәресләрендә образларга характеристика биргәндә куллану отышлы. Бу дәреснең беренче этабында кулланыла. Ул дәрес темасы буенча балаларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын күрсәтә, укучыларның белемнәрен актуальләштерә. Тактага кәрзин рәсеме эленә, бу кәрзингә шартлы рәвештә укучыларның белемнәре җыела. Алымның үтәлү адымнарын карап үтик:
А.Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәргә язалар. Һәр укучы 1-2 минут мөстәкыйль эшли.
Ә. Парлап яки төркемнәрдә фикер алышу үткәрелә (3 минуттан артырга тиеш түгел): фикер бердәмлеге яки аермасы ачыклана.
Б. Һәр төркем чират буенча темага караган бер факт яки мәгълүмат әйтә.
В.Укытучы һәр идеяне, атаманы, проблеманы, фикерне, хәтта дөрес булмаганын да, "кәрзингә” тезис формасында "сала” бара.
Г. Дәрес барышында хаталар төзәтелә, идеяләр логик чылбырга тезелә.
Монда иң мөһиме:бирелгән темага күбрәк сүзләр, ассоциатив фикерләр язу.
Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.
Инсерт ысулы- текстны укыганда укучылар тамгалар куеп баралар. Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Ә шулай ук бу ысулны изложение һәм сочинение-фикерләмә язарга өйрәткәндә куллану уңай нәтиҗәләр бирә.
Өлкән сыйныфларда “Балык кылчыгы» ысулы уңышлы дип саныйм. Һәрбер яңалык ул кайчандыр онытылган әйбер.Икенче төрле бу ысулны модельләштерү дип тә атыйлар.Балык башы- проблема, яисә тема. Балык кылчыгының өске өлеше-бу проблемага китергән сәбәпләр. Кылчыкның аскы өлеше- фактлар. Бу алымны рус төркемнәрендә “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”темасы аша аңлатып була.Укучыларны төркемнәргә бүләбез. Балык башы- сәламәтлеккә зыян салучы факторлар-проблема; Беренче төркем бу проблемага китергән сәбәпләрне саный.Икенче төркем чишү юлларын эзли.
Уку – укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, дәресләремдә компьютер технологияләрен дә кулланам. Нәтиҗәдә, пассив укучыларымда да дәрескә кызыксыну уяна, телне өйрәнүгә теләк арта.
• әдәби әсәрләрне электрон вариантта тыңлыйбыз;
• электрон сүзлекләр , энциклопедияләрне кулланабыз;
• онлайн кроссвордлар төзибез;
• виртуаль музейларга экскурсия ясыйбыз.
• Plickers приложениясен кулланып балаларнын белемнәрен бәялим;
• белем ру, туган телем ру, ана теле ру сайтларыннан шулай ук edu tatar ru порталыннан эшем өчен кирәкле матералларны алам.
Эш барышында мин Америка психологы А.Маслоу фикерен өйрәнеп, иҗади үсешнең төп шартларыннан берсе - укучы шәхесенең өйрәнүгә омтылыш механизмын эшләтеп җибәрүне, һәм профессор В.И.Андреев әйтүенчә, стимуллар системасын кулланам. Өйрәнгән һәрбер яңа темадан соң укучыларым үзләре шундый нәтиҗә ясыйлар:
- бу кызык!
- минем фикерем...
- бу аңлаешлы!
- мин моны үзем ясадым!
- мин дә эшли алам, мин дә сәләтле!
Укытуның актив формаларын укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып сайларга тырышам.Алар миңа дәресләрне эшлекле атмосферада үткәрергә, укучыларны тикшеренү-проект эшчәнлегенә җәлеп итәргә булышалар, иҗади активлыгын формалаштыруда ярдәм итәләр.
Татар теле дәресендә актив формаларны куллану аралашу компетенциясен үстерү белән бергә укучыларның эзләнү активлыгын да арттыра.
Аралашу компетенциясе формалашуның иң югары ноктасы - укучының иҗади эшләрдә катнашуы, фәнни-гамәли конференцияләрдә үз эшләрен тәкъдим итә алуы.
Яңа технологияләр куллану укуга кызыксыну уяталар, иҗади эзләнүне активлаштыралар, фикерләү сәләтен үстерәләр. Алым һәм методлар төрлелеге максатка ирешү чарасы булып тора. Иң мөһиме - укытучы үзенең эш нәтиҗәсен укучыларының уңышлары аша күрә.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда нинди генә алдынгы технологияләргә нигезләнсәк тә төп таләп ул - нәтиҗәгә ирешү. Минем укучыларым 2011нче елдан башлап Республика күләмендә уздырылган И.Хәлфин, Ә.Кәримуллин, Лобачевский, “Нобелев өметләре” исемендәге конференцияләрдә, шәһәр күләмендә уздырылучы Ушинский, Лихачев, “Фән яшьләрнеке”конференцияләрендә призлы урыннар яулыйлар.Татар егете, Көз сылуы Сөмбелә, Әниләр көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә, район күләмендә уздырылучы “Стихия” Һ.б. бәйгеләрдә теләп катнашалар.
Укытучы заман белән бергә атлап, үз белемен үстерү өстендә эшләсә һәм тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашса гына бүгенге көн укытучысы була ала.Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Шуңа күрә, мин дә укучыларым белән бергә өйрәнәм, үсәм, нәтиҗәлелеккә омтылам. Методик темам кысаларында эш тәҗрибәмне төрле мәйданнарда уртаклашам: конференцияләр, семинарлар, конкурслар, газета-журналлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет челтәрендә.”Безнең иң яхшы укытучы- 2014” гранты иясе булуым да эш нәтиҗәмнең күрсәткече дип уйлыйм.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: мин үземнең эшчәнлегемдә актив формалардан файдаланып, укучыларда аралашу осталыгын үстерүгә ирешәм.
Шулай ук югары да санап кителгән технологияләр, актив формалар ярдәмендә мин укучының шәхес буларак үсешенә дә ирешәм дип әйтә алам.Билгеле, укытуның актив методлары белән уйлап, үз укучыларыңның индивидуаль үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итәргә кирәк.
Минемчә, дәресләрне эшлекле атмосферада үткәрүдә, укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итүдә, аларның шәхси сыйфатларын, әхлакый кыйммәтләрен, иҗади активлыгын формалаштыруда укытуның актив методлары зур әһәмияткә ия.

Прикрепленный файлРазмер
тәҗрибәм Ибраева Л.Р.docx262.33 кб

Комментарии

Сезгә һәр яктан уңышлар һәм җиңү телим!!!

Эзләнүләрегездән туктамыйча,тәҗрибәләрегез белән уртаклаша барсагыз иде!!!

Лейсан Расиховне желаю успехов и удачи в конкурсе "Учитель года города Казани-2018"

Сез - чыннан да үз һөнәрегезне яратучы укытучы!Сезгә бәйгедә иҗади уңышлар һәм җиңү телим.

Фаягуль

Укытучы хезмәтенең авырлыгын, җаваплылыгын үлчәүче бизмәннәр әле уйлап табылмаган. Шулай да эш нәтиҗәләрен чагылдыручы күрсәткечләр бар. Бу - белемнең сыйфаты һәм өлгереш. Гомерен мәгариф тармагына багышлаганнар юкка гына: "Үз-үзеңне онытып, аямый эшләсәң генә чын педагог булып кала аласың. Рухыңның да бала күңеледәй саф, самими булуы зарур", димиләрдер.
Укучыларда аралашу компетенциясе формалаштыруда төрле алымнар куллану аша бала күңелен яулап алып, аларны киләчәккә лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләүдә күп көч куюыгыз күренеп тора.Укучыларыгызның төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйге- конкурсларда җиңү яулавы - укыту- тәрбия сыйфатын гына дәлилләүче күрсәткечләр түгел болар. Укучылар күңелендә шушы фәнгә карата мәхәббәт, кызыксыну уятуны да чагылдыра ул.Киләчәктә эш тәҗрибәгез белән тагын да уртаклашыгыз. Саулык-сәламәтлек, зур уңышлар Сезгә!

Хальфина

Алга таба да бу кирәкле эшегезне дәвам итегез!Эшегездә уңышлар телим!

Лейсан Расиховне вы молодец! Желаю удачи!

Ләйсән Расиховна!
Сез яңа технологияләр, актив формалар ярдәмендә укучының шәхес буларак үсешенә дә ирешәсез.Укытуның актив методлары белән эшләп, үз укучыларыңның индивидуаль үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итәсез.
Минемчә, дәресләрегез эшлекле атмосферада үтә.Дәресләрегезне кызыклы үткәрәсез!
Сезгә уңышлар теләп калам.
Гилязова Лилия Талгатовна

Лейсан Расиховне вы молодец! Желаю удачи!

Аралашу компетенциясе формалаштыруда актив алымнар куллану бүгенге көн таләбенә җавап бирә. Ләйсән Расиховна бу теманы дәвам итеп, аерым темалар буенча дәрес үрнәкләрегез белән интернет порталда уртаклашуыгыз бик файдалы. Афәрин!!!

Зульфия Набиуллина

Эшегездә куллана торган актив методлар турында бүлешүегез өчен рәхмәт.

Гульназ Гамировна