SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Ибраева Лейсан Расиховна

Минем эш тәҗрибәм.

IMG-20171223-WA0193

ФДББС шартларында укучыларның аралашу компетенциясен үстерүдә актив формаларны куллану
(татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Р.Ибраеваның эш тәҗрибәсеннән)
Бүгенге көндә милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше булган туган телне яклау, аны саклап калу, үстерү -иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Мәгариф өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар һәм эш алымнары кулланыла, алар тагын да камилләшә бара. Татар телен фән буларак урта мәктәптә укыту барышында заманча технологияләр кулланып кына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Чөнки без яңача эшләргә омтылган, заманнан калышмыйча алга баручы буын белән көндәлек эш алып барабыз. Хәтта, әйтергә кирәк, шул буынның фикерен туплап, акыл һәм белем сәләтен үстерүдә үзебезнең даими өлешебезне кертәбез.

Эссе. Каршылыклар аша йолдызларга таба...

IMG-20180114-WA0189

Уңышка бер селтәнүдә генә
ахыргача ирешү мөмкин түгел.
Аңа сәгатьләп, көнләп ирешәсең.
Ромен Роллан.
Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял дигән нәрсә йөртә. Минемчә, хыялсыз кеше – канатсыз кош белән тиң. Әмма бөтен хикмәт шунда ки – теләкләрең тормышчан, чынга ашардай булсын! Юкса, төшенкелек сазлыгына кереп батуың бар. Безнең һәммәбезнең дә бик атаклы кеше буласы килә. Ә тормышта үзең булып калудан да яхшысы юк. Яшәүнең инде әллә кайчан уйлап табылган алтын кагыйдәсе бар: булдыра алмастай эшне максат итеп куйма, күтәрә алмаган йөкне җилкәңә алырга тырышма. Мөхәммәт Мәһдиев бер әсәрендә болай ди: “Фанер тартма эчендәге итекче, генералдан бәхетлерәк булырга мөмкин”.
Хөр күңелле, көчле, бөек кешеләр һәрчак авыр юлны сайлаганнар. Ни өчен? Алар өчен җиңелү түбәнлек, мескенлек булган. Талантлы, каләме белән хезмәт итсен генә - Тукайга җиңел-рәхәт тормыш вәгъдә итүчеләр булганмыни?! Юк шул, алай булмаган.

Шәхси сайт

IMG_6569

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Минем шәхси сайтка рәхим итегез!Анда тупланган материаллар сезнең өчен файдалы һәм кызыклы булыр дип ышанам.Теләк-тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны языгыз.Камиллеккә чикләр юк. Ул киләчәктә тагын да тулы һәм эчтәлекле булыр.Сайтыма сылтама:https://nsportal.ru/ibraeva-leysan