SMI.KAZANOBR.RU Регистрация в ЕСИА

Внеурочная деятельность

Тема. Кош – канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
Максат. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Бурычлар. 1. Кеше тормышында дуслык хисенең урынын билгеләү.
2. Дөрес һәм матур итеп, аерым темага әңгәмә кора белү, телдән бәйләнешле сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Дуслык хисен саклап кала белү, дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуын ачыклау.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыруның көтелгән нәтиҗәләре.
Шәхси: укучыларда әхлакый яктан идеал кеше булырга омтылыш тәрбияләү.
Регулятив: булган тормыш тәҗрибәсенә таянып фикер йөртү осталыгы формалаштыру. Эшчәнлегеңне контрольгә алу.
Танып – белү : кеше тормышында дуслык хисенең урынын табарга тырышу.
Коммуникатив: күмәк, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту.
Төп төшенчәләр. Дуслык, иптәшлек төшенчәләре.
Предметара бәйләнешләр. Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, технология.
музыка, сынлы сәнгать.
Белем- күнекмәләрне тикшерү төрләре. Сорауларга җавап бирү.
Ресурслар. “Кош – канаты белән, кеше дуслык белән көчле” мәкале яшерелгән плакат, "Мәңгелек агач" уены өчен кирәкле предметлар, компьютер, проектор, "Чын дустым" җыры (караоке), “Мәгариф” журналы. №1, 2007- ел, “Изгенең күңеле көзге” 71-72 битләр. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы.
Дәрес барышы
I. Эшкә кызыксыну тудыру.
1. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.
- Укучылар, игътибарыгызны тактагага юнәлтегез әле. (слайд). Кояш– безгә елмая. Менә шушы кояш кебек, безнең бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар. Сезнең кәефегез дә яхшы булыр дип ышанам. Укучылар, игътибар белән карагыз әле, кояш нурларына нинди сүзләр яшеренгән икән? (Кош, белән, канаты, дуслык, кеше, белән, көчле)
- Ә хәзер шул сүзләрдән җөмлә төзик.
- Кош-канаты белән, кеше дуслык белән көчле. (2 слайд)
- Яхшы, дөрес. Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? (дуслык, иптәшлек)
2.Үзбәя
II. Белем һәм күнекмәләр булдыру.
1. Уку мәсьәләсен чишү.
- Дус кем ул?
- Ә чын дус кем?
- Уйлап карагыз әле, чын дус ничәү була?
- Укучылар, ә дуслык нәрсә? (Фикерләр алышына.)
- Бик дөрес әйтәсез, дуслык ул - зур байлык. Дуслар безгә укырга, эшләргә, яшәргә булыша. Уртак фикерләре, хыяллары булган кешеләрне дуслык җепләре бәйли.
- Әйтегез әле, дуслык кемнәр арасында була?(3 слайд). (кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, кызлар белән малайлар дуслыгы, табигать белән дуслык һ.б.)
2. Практик эш.
Укучыларга берәр тал чыбыгы бирелә һәм сындырып карарга тәкъдим ителә. Аннан соң сыйныфның иң көчле укучысына чыбыклар бәйләмен сындырып карарга кушыла.
- Менә күрдегезме, дуссыз кеше дә аерым чыбык кебек бик тиз сына, ә дуслары күп булган кеше чыбыклар бәйләме кебек нык була, барлык авырлыкларны да җиңә ала.
3. - Ә хәзер барыбыз да кулга- кул тотынышып, бер- беребезнең кул җылысын тоеп, шагыйребез Р.Миңнуллинның сүзләрен бергәләп әйтик әле:

Беркайчан да дошман булмыйк беребез дә,
“Дуслык”сүзе булсын безнең телебездә. (4 слайд).
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Психологик бирем. Төркемнәрдә эш.
- Дуслык булган җирдә нинди сыйфатлар булмаска тиеш?
(Саранлык, мактанчыклык, горурлык, хыянәт итү, ялган сөйләү, һ.б.)
- Бер минут эчендә үзегезгә иң ошамаган тискәре сыйфатларны кәгазьгә языгыз.
- Ә хәзер бу кәгазьләрне ертып ташлагыз. Сез язган сүзләр беркайчан да юлларыгызда очрамасын, сезгә авырлык китермәсен, булган очракта сез аларны бетерергә бөтен көчегезне куярсыз дип ышанып калам.
- Дуслык булган җирдә нинди сыйфатлар булырга тиеш? (яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык, ярдәмчеллек)
- Бу сыйфатлар чыннан да чын дуска хас. (5 слайд).
IV. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
1. Ситуцаияләрне чишү.
- Ләкин кызганыч, күп кешеләрдә бу сыйфатлар күзәтелми. Мәсәлән, көннәрдән беркөнне чын дус дип санап йөргән кешеләр үзләренең чын йөзләрен ачып салалар. Авыр хәлләрдә калдырып, йөрәкләргә төзәлмәслек тирән яра салалар.
Дуслык темасы вакытлы матбугатта да чагыла. “Көмеш кыңгырау” газетасының бер санында Гөлинә исемле кыз үзенең яшьтәшләреннән киңәш сорап язган. Үз чиратыгызда сез аңа нинди киңәш бирер идегез. Әйдә әле,____ хатны матур, сәнгатьле итеп укып чык әле.
(Без якын дустым Айсылу белән телефоннан кичке сәгать алтыда бергә китапханәгә бару һәм клуб янында очрашуыбыз турында сөйләштек. Ләкин сөйләшкән вакытта Айсылу килмәде. Ә мин аны клуб янында бик озак көтеп торганнан соң, өемә кайтып киттем. Соңыннан гына белдем, шул вакытта Айсылуларга күршеләре Резидә килеп кергән дә, Айсылуны Маратның туган көненә чакырган һәм алар җыенып шунда киткәннәр.Миңа хәзер нишләргә? Гөлинә.)
- Укучылар, Айсылу дөрес эшләдеме, аларны чын дуслар дип әйтеп буламы? (Фикерләр тыңлана.)
- Ә сез, укучылар, Айсылу урынында нишләр идегез?
- Гөлинәгә яхшы, бик матур, кирәкле киңәшләр бирдегез. Бу киңәшләр аңа ярдәм итәр дип уйлыйм, алдагы тормышында дөрес адым ясар дигән теләктә калам.
- Дуслык – ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табырга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.
№1 ситуация. Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк.( Ярдәм итәм һәм әйтәм “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”)
№2 ситуация. Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм “Дус кайгыда сынала” дим.)
№3 ситуация. Дустың синең белән дөрес эшләмәде, синең ышанычыңны югалтты, әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый” )
- Ә дүртенче мәкальгә үзегез ситуация уйлап карагыз. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”. Нинди очракларда бу мәкальне искә төшерергә мөмкин

2. “Мәкальләрне җый! “уены. (Парларда эш)
- Дуслык ул олы бүләк кенә түгел, ә бөек хезмәт тә. Дусны табарга була, ләкин аны бик тиз югалтырга да мөмкин. Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ягымлы булырга һәм инде үзара дус булырга өйрәткәннәр. Аларның әйткән сүзләре хикмәтле әйтемгә әверелеп – мәкаль булып, безнең көннәргә килеп җиткән.
- Укучылар сезнең алда мәкальләр бирелгән, ләкин аның ахыры юк. Әйдәгез әле бергәләп уйлап карыйк.
• Йөз сум акчаң булганчы - йөз дустың булсын
• Кош канаты белән - кеше дуслары белән көчле.
• Дустың булмаса – эзлә, тапсаң - югалтма.
• Иптәшең үзеңнән - яхшы булсын.
• Дуслыкта, бердәмлектә - көч.
(Ахырдан компьютерда тикшерелә.)
3. “Биеклеккә омтыл” уены.
Укучылар икешәр кубик тотып, түгәрәккә тезелеп чүгәлиләр. Уртага берәм-берәм үзләренең кубикларын куярга тиешләр. Бергәләп нинди биеклеккә күтәрелербез икән? Ишелсә, уен кабаттан башлана.
- Бу уеннан күренгәнчә, бергәләп дус булып эшләгәндә югарылыкка күтәрелергә була.
- Тормышта да шулай: кемнең дуслары күп, аңа яшәве җиңелрәк, ә иң мөһиме күңеллерәк.
V. Рефлексия.
1. Куелган максатларга ирешү - ирешмәүне билгеләү.
2. - Дәресебезне йомгаклап нинди нәтиҗәгә килә алабыз?
3. - Укучылар, мин сезгә хәзер дуслыкның формуласын өләшеп чыгам. Сез аны игътибар белән укыгыз һәм исегездә калдырыгыз. Ул алдагы тормышыгызда, бигрәк тә дуслар сайлаганда ярдәм итәр дип уйлыйм. Чөнки дуслык ул иң матур, иң күркәм хис. Ул хисне бер вакытта да югалтырга ярамый.
Дустың булмаса – эзлә,
Таптың икән – сакла.
Аның һәрвакыт кадерен бел,
Иң мөһиме - беркайчан да югалтма.