SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе"Минем тормышымда – укытучы..."

jpg

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…
Н.А.Некрасов

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Минем күңелемә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучылар ул - минем укытучыларым. Аларга рәхмәт хисләрем чиксез минем.

Әни исеме белән янәшә йөрүче сүз бар. Ул-укытучы! Һәркем өчен дә кадерле дә, изге дә бу сүзләр. Укытучыларның һәрберсен күктәге йолдызларга тиңләп була. Чөнки алар караңгы төндә юл күрсәтүче йолдызлар кебек, гел юнәлеш бирүчеләр вазифасында. Кыен хәлләргә очрасак, шундук укытучыларыбызның сүзләре, киңәшләре искә төшә. Әйе, алар безгә белем-мәгърифәт бирүләре белән беррәттән, тормыш дигән олы юлга әзерләп чыгаручылар да икән. Минем тормышымда класс җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Роза Куприян кызының роле аеруча зур.

Бөек Тукай телебезнең байлыгын, аһәңлеген, газиз туган җиребезнең кадерен, белем алуның мөһимлеген безгә Роза Куприяновна төшендерде. Әйе, туган тел, туган җир төшечеләреннән дә кадерлерәк ни бар соң дөньяда?! Һәр тойгы-кичереш кеше күңеленә бары тик туган теле аша гына бөтен нечкәлекләре белән барып ирешә ала. Ә туган җиренең кадерен, аңа булган мәхәббәтне, ярату хисен ана теле укытучысыннан да оста итеп кем аңлатып бирә алсын?! Шушы уем мине үз вакытында Татар дәүләт гуманитар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә китерде дә.

Укучының иң изге, иң матур хисләрен, иң саф теләк-омтылышларын кабызучы ул- татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга тиеш дип уйлыйм. Минем хезмәтем дә - мәңге сүнмәс шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә – Укытучы.

Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Мин моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә мин укытуның төрле алымнарын кулланам.

Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнә, яңа ачышлар ясарга омтыла. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.

Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Шуңа да татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион- коммуникатив технологияләрне актив кулланам. Укучыларым төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда – җиңүчеләр. Аларның уңышлары – ул күпъеллык хезмәтем җимешләре.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Үзең яраткан эштә узган еллар – бәхет бит ул! Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.

Комментарии

Привет, Гелюся Рашидовна! Поздравляю с победой!!! Молодец!!! Мария Сергеевна.

С уважением Анжела Хабировна

Спасибо большое. Стараемся .