SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Денисова Гелюся Рашидовна

Минем эш тәҗрибәм ( Кушымта)

Кушымта №1

Укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион -коммуникатив технологияне кулланып сөйләм телен үстерү” методик темасы өстендә эшлим. Чөнки информацион –коммуникатив технологиясе укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.

Минем эш тәҗрибәм

 мое

Мин, Денисова Гөлүсә Рәшид кызы, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы 37нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы . Чыгышымны Конфуцийның " Миңа әйтсәң, мин онытырмын; күрсәтсәң, исемдә калдырырмын; җәлеп итсәң, катнаштырсаң, мин өйрәнермен... "дигән сүзләре белән башлыйсым килә.Чыннан да, рус телле балаларны татар телебезне өйрәнүгә җәлеп итәргә, кызыксындырырга кирәк. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин информацион технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга булдым. Укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион -коммуникатив технологияне кулланып сөйләм телен үстерү” методик темасы өстендә эшлим.Информацион –коммуникатив технологияне кулланып укыту, укучыларда укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.

Минем шәхси сайтыма рәхим итегез!

Сайтым

Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул . ( Каюм Насыйри)
Исәнмесез!Мин, Денисова Гөлүсә Рәшид кызы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 37 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин – укытучы, гади укытучы гына түгел, ә ана теле укытучысы. Бөек Тукай телебезнең байлыгын, аһәңлеген, газиз туган җиребезнең кадерен, укучыларга аңлатырга, төшендерергә тырышам . Милли гореф - гадәтләрне хөрмәтләргә, үз телең белән горурлану хисе һәм килеп туган төрле авырлыкларны чишү юлларын таба белүче шәхес тәрбияләү - минем төп максатым. Үз фәнем буенча югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, информацион-коммуникатив, үстерешле укыту технологияләрен кулланам, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә омтылам. Шәхси сайтымны булдырып, эш тәҗрибәмне шунда урнаштырып барам.Сайтым яңа гына ачылды һәм киләчәктә тулыланып торыр дигән теләктә калам .
https://rashidovna.ucoz.net
Интернет челтәрендә тәүге адымнарым инфоурок порталында блог ачу белән башланган иде. https://infourok.ru/user/denisova-gelyusya-rashidovna
Сезнең киңәш-тәкъдимнәрегезне көтеп ,үземнең сайтларымда кунак булырга чакырып калам .

Эссе"Минем тормышымда – укытучы..."

jpg

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…
Н.А.Некрасов

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Минем күңелемә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучылар ул - минем укытучыларым. Аларга рәхмәт хисләрем чиксез минем.

Әни исеме белән янәшә йөрүче сүз бар. Ул-укытучы! Һәркем өчен дә кадерле дә, изге дә бу сүзләр. Укытучыларның һәрберсен күктәге йолдызларга тиңләп була. Чөнки алар караңгы төндә юл күрсәтүче йолдызлар кебек, гел юнәлеш бирүчеләр вазифасында. Кыен хәлләргә очрасак, шундук укытучыларыбызның сүзләре, киңәшләре искә төшә. Әйе, алар безгә белем-мәгърифәт бирүләре белән беррәттән, тормыш дигән олы юлга әзерләп чыгаручылар да икән. Минем тормышымда класс җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Роза Куприян кызының роле аеруча зур.

"Мин өйдә булышчы" дәрес эшкәртмәсе

" Мин өйдә булышы" темасының дәрес эшкәртмәсе.Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге, Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина.Гомумиләштерү дәресе.