SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“2016 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы” шәһәр бәйгесе финалы

5 нче февральдән 18 февральгә кадәр районда җиңгән татар теле һәм әдәбият укытучылары шәһәр күләмендә үз осталыкларын күрсәттеләр. “Татар теле һәм әдәбият укытучысы” номинациясендә Миндубаева Р.Ф., (Авиатөзелеш районының 14 нче гиназиясе), Хайруллина А.Р., (Яңа Савин районының 71 нче мәктәбе), Исмәгыйлова М.Р., (Идел буе районының 10 нчы мәктәбе), Салихова С.М., (Вахитов районының 39 нчы мәктәбе), Садыйкова Р.Г., (Киров районының 4 нче гиназия-интернаты), Садыйкова Г.С., (Киров районының 3 нче гиназиясе), Ваганова А.И., (Совет райноының 8 нче гимназиясе), Әхтәмова Г.М., (Совет районының 175 нче мәктәбе) катнаштылар. Укытучылар интернетта үзләренең шәхси сайтларында эш тәҗрибәсен,”Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез” темасына язылган эссене жюрига тәкъдим иттеләр. Һәр укытучы үзенең педагогик лаборатриясе буенча чыгыш ясады. Сингапур белем бирү структураларын кулланып, федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, дәрес һәм төрле технологияләр кулланып, мастер-класс күрсәттеләр.
Бәйге Киров районының 4 нче гимназия бинасында югары әзерлек белән үтте (директоры Вахитова И.А.).
Финалны 18 нче февраль көнне Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары И.Р. Хидиятов ачып җибәрде. Финалистлар мастер-классны аеруча зур осталык белән күрсәттеләр. Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәисе Абдуллина Диләрия Марат кызы ассызыклап әйтеп узды.
Бәйгенең даими спонсоры “Татарстан китап нәшрияты” финалистларга истәлекле бүләкләр тапшырды.