SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү”-2016

img_0993

“Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү”

Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнә: татар теле Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укытыла, татар телендәге матбугат материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды, туган телдә бик күп чаралар уздырыла. Татар теленең абруе зур. Әмма телебезнең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин укучыларымны укуга җәлеп итәргә, туган телебезгә өйрәтергә, үземнең укыту системасын камилләштерергә омтылам. Бүгенге тормыш бездән берничә телне белгән шәхес формалаштыруны таләп итә.
Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем. “Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү”
Түбәндәге бурычларны үзалдыма куйдым:
1. Укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп эйтеп бирә белергә өйрәтү;
2. Укучыларның иҗади көчен, танып- белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру;
3. Хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, компетентлы, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү.

Һәр бала – иҗади шәхес. Мәктәптә сәләтле балаларны ачыклап бетерү һәм аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә игътибар җитеп бетми. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе.
Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшләренең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда, үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала.
Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә язма эшләр үткәрү ярдәмгә килә. Картина буенча инша, изложение, кечкенә күләмле хикәяләр укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулылыкта була.
Гомумән, язма эшләр башкарганда укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, логик фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә дә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, иҗади фикерләү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.
Әдәбия дәресләрендә укучылар әдәби әсәрдәге геройларга характеристика да бирә белергә, үзенең мөнәсәбәтен аңлата белергә тиеш. Бу очракта дәрестә һәр укучының фикере тыңланып гомуми нәтиҗә ясалса бигрәк тә яхшы. Дәресләрдә мөстәкыйль эшләр үткәрү баланың (укучының) фикерләү, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә йогынты ясый. Бу эшне оештырганда укучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте исәпкә алынырга тиеш. Укучыларны гадидән катлаулыга таба фикер йөртергә өйрәтергә күнектерергә кирәк.
Электрон укыту ресурсларын дәресләрдә куллану бүгенге көндә традицион белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту-тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Яңа технологияләрне яхшы үзләштергән теләсә кайсы белгеч эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. Мәсәлән, укыту-методик материаллар, күрсәтмә әсбаплар, укытуның яңа формаларын эзләү, документлар тутыру... Мондый эшләр вакытында укытучының хезмәт җитештерүчәнлеге, иҗади активлыгы арта. Компьютер техникасыннан файдалану педагогның белгеч буларак дәрәҗәсен дә күтәрә. Һәр укытучы информацион культураның нигезен тәшкил итә торган күнекмәләрне үзләштерергә, теләсә нинди эшне башкарганда компьютердан нәтиҗәле файдаланырга тиеш.
Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта компьютерлар түбәндәге максатларда файдаланыла:
-интернет челтәрендә информация эзләү;
-дәресләрдә һәм төрле иҗади конкурсларда катнашу өчен реферат,
презентация ясау, доклад һәм башка материаллар эзләү;
-викториналарда катнашу өчен материаллар эзләү;
-тестлар эшләү;
Татар милләтеннән булмаган балаларга тел өйрәтү – авыр, әмма кызыклы хезмәт. Татар теле укытуның башлангыч этабында, аеруча балада әлеге телгә кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Нәкъ менә шушы чорда төрле уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрү уңай нәтиҗәләрнгә ирешергә мөмкинлек бирә. Оста итеп оештырылган уен балаларда телгә карата кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә этәрә, яңа телне белүнең тормышта кирәклегенә төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә.
Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның балаларны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы әһәмиятле. Теманы өйрәнгәннән соң үткәрелгән уеннар аеруча уңышлы була. Алар укучыларның сүзлек байлыгын арттыра, “дөрес әйтттемме” дигән табигый курку-тартынуны җиңәргә ярдәм итә.
Дәрестән тыш эшләремдә дә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Бу эшчәнлекне төрле юнәлешләрдә алып барам.
Беренче юнәлеш. Сыйныфтагы традицияләр. Төрле проект эшләре эшләү.Эшнең максаты: мәгълүмат җыю, аларны эшкәртү, укучыларның, фикерләү сәләтен үстереп мөстәкыйльлеккә омтылу. Икенче юнәлеш. Музей эшчәнлеге. Кабинетыбызда Театр тарихына багышланган музей почмагы бар. Укучылар белән театр тарихына бәйле артистлар тормышы, аларның музейлары турында проектлар эшлибез. Өченче юнәлеш Түгәрәк эше. Мәктәптә “Җәүһәр” әдәби түгәрәге эшен алып барам. Түгәрәк эшчәнлегендә язучы-шагыйрьләр белән очрашулар, дәрес-экскурсияләр үткәрелә. Түгәрәкнең максаты: балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аларны милли җанлы итеп тәрбияләү, сәнгатьле һәм образлы сөйләм формалаштыру, мөстәкыйль шәхес итеп үстерү.
Укучылар белән бергә кечкенә күләмле хикәя, әкият, эссе, шигырьләр язабыз. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарыбыз да бар. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүен күзәтү максаты белән мониторинг алып барам.
Киләчәктә мин үз укучыларымны иҗади фикерләү сәләтенә ия булган, туган илебезне, туган телебезне яратучы, гореф – гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыра алучы, тормышта үз максатларына ирешүче шәхесләр итеп күз алдына китерәм.

Прикрепленный файлРазмер
технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү эш тәҗрибәсе.docx24.88 кб

Комментарии

Гөлназ! Чын күңелдән уңышлар! Сез моңа лаек! Хезмәтегез моңа дәлил!

Гөлназ Мингалиевна! Бүгенге көндә туган телебезне саклау өчен, балаларга туган телнең матурлыгын, кирәклеген җиткерүегез өчен чын күңелдән рәхмәт!Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!!!

Үз эшенең остасы. Бик талантлы, иҗади шәхес.

Укучыларга дөрес тәрбия бирү бүгенге көндә төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу юнәлештә бик зур эш алып барасыз икән. Эш алымнарыгыз да бик кызыклы. Үз дәресләремдә дә кайберләрен кулланып карарга телим. Сезгә бик зур рәхмәт һәм уңышлар.

Рәхмәт, Гөлназ Мнгалиевна. Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү буенча кайбер алымнарыгызны үземнең эшемдә дә кулланачакмын.

Рәхмәт, Мәдинә Сагидулловна!

Гөлназ Мингалиевна, авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар телим. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бүгенге көн проблемаларының берсе. Бу юнәлештә бик зур эш алып барасыз икән.

Хакимова Мадина Сагидулловна