SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе. Үткәннәрне искә ал, киләчәккә күзең сал. 2016

20160126_151316

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Мин Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
Кеше гомере ул - нарасый, балаллык, үсмер- урта яшьлек, олыгаю һәм картлык чорларына бүленә. Менә шул гомер эчендә ниләр генә кичерми адәм баласы. Тормыш юлында нинди генә вакыйгаларга очрамый. Бакчага беренче тапкыр бару, мәктәп ишеген ачып керү, соңгы кыңгырау шылтыравы. Вакыт елгалардай агымын тизләтә, ургып-ургып ага.
Күз ачып йомганчы, мәктәп еллары узып та киткән. Кечкенәдән мин укытучы һөнәренә тартылып үстем. Укытучылар турында әсәрләр, фильмнар мине үзләренә тартып торды. Сөйләшкәндә дә үземне укытучы кебек сабыр, түземле итеп тотарга тырыша идем.
Алда - Казан... Казан Дәүләт педагогика университеты.... Сизелмичә дә үтеп киткән студент еллары...
Инде менә үзем укытучы. Хезмәт юлымны Казан шәһәрендә башладым. Хәзер дә мәркәзебезнең 175 нче гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга үзебезнең туган телебез – татар телен укытам. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та караганым булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым һәм карыйм. Укучыларым балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.
Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам.. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә.
Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер технологияләрен, фән һәм техника казанышларын да өйрәнергә туры килә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган.
Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши.
Бөек мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең бик акыллы сүзләре искә төшә : “Балаларны үзегезнекеннән башка бер заманда яшәү өчен укытыгыз”. Никадәр дөреслек, алдан күрүчәнлек ята бу фикердә. Асылына төшсәң, бу укытучыларга эш юнәлешен билгеләү дә . Бары тик үзе әз булса да заманнан алдарак барган укытучы гына баланы киләчәк кешесе итеп тәрбияли һәм белем бирә ала.
Балалар белән эшләү миңа бик ошый. Мин үземнең укытучы булулуым белән горурланам. Һәркөнне аларның көләч йөзләрен, акыллы күзләрен күрү, бергәләп аларның уңышларына сөенү миңа зур шатлык китерә. Балаларымның уңышлары- ул минем уңышларым. Үз укучыларымны мин дә шулай тормышта үз юлларын табарлык шәхес итеп тәрбияли алсам иде.

Прикрепленный файлРазмер
Үткәннәрне искә ал, киләчәккә күзең сал.doc32 кб

Комментарии

Гөлназ Мингалиевна! Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган укытучы булуыгыз өчен рәхмәт!Уңышлар сезгә!

Үз эшенең остасы. Бик талантлы, иҗади шәхес.

Сез - милләтебезнең ышанычын акларлык, үз эшенә бирелгән укытучы. Авыр һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телим!

Иҗади уңышлар сезгә, Гөлназ Мингалиевна!

Гөлназ Мингалиевна, сез - чын Укытучы. Сезне балалар да, ата-аналар да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Сез - иҗади эшләүче укытучы.Сезнең кебек җанын-тәнен биреп эшләүче кеше генә югары уңышларга ирешә ала. Сез - җиңүче инде!

Хакимова Мадина Сагидулловна

Рәхмәт, изге сүзегезгә!