SMI.KAZANOBR.RU

Эссе" «Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез»

rziOGDZHzb4

Кичә. Бүген. Иртәгә. Өч гади сүз. Ләкин алар гел янәшәдә, гел бергә.
Ата-бабаларыбыздан бөек мирас итеп безгә тарих калган. Гасыр арты гасыр узган. Сугыш арты сугыш. Ләкин алар үз дәүләтен, туган җирен саклап кала алганнар. Ата-бабалардан безгә бөек мирас итеп гореф-гадәтләр калган. Аларда татарның хезмәт сөйгәне, борчу-шатлыклары, дине, милләтнең бердәмлеге чагылыш таба. Ата- бабаларыбыздан бөек мирас итеп безгә Тел калган. Татар телем, туган телем. Дөньядагы иң матур, назлы телебез. Тел – халкыбызның искиткеч зур казанышы һәм байлыгы. Татар булу - ул горурлык, ләкин шул ук вакытта җаваплылык та..
Гасырдан гасырга әби-бабаларыбызның фикере, борчу-кайгылары, бәхет-шатлыклары, яшәү тәҗрибәсе телдә чагылыш таба. Буыннан буынга байый, матурлана, үсә, камилләшә. Һәм безнең буынга зур хәзинә булып килеп җитә.
Бүген шушы зур хәзинә безнең кулда. Без аның бер җәүһәрен дә югалтмыйча, киресенчә, арттырып, баетып торырга тиеш. Телне, милләтне югалтмау бары үзебезгә генә кирәк һәм үзебездән генә тора.
Мәктәптә телләр өйрәнәбез. Уйлап карасак, безгә нинди телдә сөләшергә кирәк тә, ниндине өйрәнергә. Бу турыда бик күп уйланабыз. Мәсәлән, инглиз телен сүз дә әйтми өйрәнәбез. Ә бәлкем, безгә кытай теле кирәктер. Ә ни өчен кирәкмәсен? Ул бүгенге көндә үсә, беренче урында бара. Ә рус теленә килгәндә ул безнең барыбыз өчен дә кирәк. Үсеп уку йортларына киткәндә дә, эшкә урнашкач та ,без аны кулланабыз. Ә үзебезнең туган телебез турында уйлаучылар, аны саклап калырга теләүчеләр бармы? Татар теле безнең тормышыбызда нинди урын алып тора?
Туган илебезнең үткәне, киләчәге, туган телебез, милләт язмышы, гомумән, яшәеш турындагы уйланучылар бик күп бүген. Кемдер телебез югалуга таба бара дип уйлый, кемдер киресенчә. Хөкүмәтне гаеплиләр, укытучыр начар эшли диләр, гаилә эчендә андый кайгы юк диләр. Миңа калса, беркемне дә гаепләмичә, эшне үзеңнән башларга кирәк. Кешеләр белән аралашканда туган телебездә сөйләшсәк, балаларыбыз белән татарча сөйләшеп, бишек җырлары җырлап, әкиятләр укып яшәсәк, килеп чыгачак..
Тел сөйләмә һәм язма рәвештә кеше тарафыннан тормышның төрле өлкәләрендә һәрвакыт кулланылып торса гына, аны функциональ яктан үскән тел диләр һәм шундый тел генә структур яктан үсә, шомара ала. Тел кулланылып кына үсә. Бүгенге көндә үзебезнең республикабыз бар, телебез – дәүләт теле.
Татар теле укытучысы буларак, минем бурычым - иҗади фикер йөртүче, белемле, сәләтле, милләтпәрвәр укучы шәхесен тәрбияләү. Алар киң һәм позитив фикер йөртүче, татар мәдәниятен үстерә алырлык шәхесләр булсын иде. Искәндәр Гыйләҗевнең студентларына әйткән сүзләрен китерәсе килә: “Без — бөек халык дип йөрмәгез, шыпырт кына бөеклегеңне гамәлең аша күрсәт, исбат ит”. Миңа калса, дөрес сүзләр.
Татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучылары өчен дә мәктәптән соңгы тормышларында татарча сөйләшергә ихтыяҗ булсын иде. Дәүләт теле буларак аралашыр өчен мөмкинлекләре булсын иде. “Исәнмесез”, “саубулыгыз” белән генә чикләнмәсен иде.
Шулай итеп, җәмгыятьтә туган үзгәрешләргә бәйле рәвештә тел дә үсеп, үзгәреп тора. Безнең чор теле, узган чорлардагы телләргә караганда башкарак, үскәнрәк, шомарак булса, киләчәк чорлар теле, бүгенге белән чагыштырганда, һичшиксез, тагын да камилрәк булачак.
Татар теленең, тарихының, мәдәниятенең абруе артачак!

Комментарии

Рузиля Фирзановна, унышлар сезгэ!

Расула Габделвалиевна